Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апас районына тагын ике яңа мәктәп автобусы кайтты

-Күптән түгел генә Казан вәкилләре катнашында мәктәп автобуслары паркындагы барлык техника җентекле тикшерү үтте,-ди район мәгариф бүлеге мөдире Алсу Хәйруллина. -Шоферларга бик зур рәхмәт-эшләренә хилафлык китермиләр. авыллардан мәктәпләргә, укудан соң балаларны вакытында өйләренә вакытында алып киләләр һәм кайтарып куялар. Район һәм Татарстанкүләм чараларга район командаларын, төрле делегацияләр алып бару да...

-Күптән түгел генә Казан вәкилләре катнашында мәктәп автобуслары паркындагы барлык техника җентекле тикшерү үтте,-ди район мәгариф бүлеге мөдире Алсу Хәйруллина. -Шоферларга бик зур рәхмәт-эшләренә хилафлык китермиләр. авыллардан мәктәпләргә, укудан соң балаларны вакытында өйләренә вакытында алып киләләр һәм кайтарып куялар. Район һәм Татарстанкүләм чараларга район командаларын, төрле делегацияләр алып бару да алар җаваплылыгында.

- Соңгы вакытта техник регламентка үзгәрешләр керде, шул нигездә хәзер бөтен автобус паркы Апас аграр көллияте машина-трактор паркына тупланды. Һәр рейс алдыннан шоферларлар медцина тикшерүләре уза. Машиналарның техник төзеклеге, видеокүзәтү, "ГЛОНАС" системасының Казандагы үзәк диспетчерлык пункты белән өзлексез элемтәдә торуы даими игътибар үзәгендә, көн дә тикшерелә. Казан белгечләре дә бу яктан бик катгый,-ди мәктәп автобуслары өчен җаваплы Ленар Садыйков. -Бүген безнең автопарктагы 13 автобуска тагын ике яңа автобус өстәлде. Аларның документларын рәсмиләштерү, җиһазлау эшен тәмалап киләбез. Аеруча техника куркынычсызлыгы таләпләренә җитди карыйбыз.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев