Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апас районында балалар бакчалары, мәктәпләргә озатылучы ит һәм сөт продуктлары җентекләп тикшерелә

Билгеле булганча, районда балалар бакчаларында, мәктәпләрдә хәзер үзебездә җитештерелгән ит һәм сөт продукциясе ашатыла. Аның сыйфаты хакында, бәлки, ата-аналар арасында шик тә тугандыр. Тик шикләнергә урын юк. Продукция балалар өстәленә килгәнче зур тикшерү уза. Район дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе урынбасары, районның баш ветеринария эпизоотологы Нәгыйм Галиуллин белдерүенчә, балалар бакчалары, мәктәпләргә...

Билгеле булганча, районда балалар бакчаларында, мәктәпләрдә хәзер үзебездә җитештерелгән ит һәм сөт продукциясе ашатыла. Аның сыйфаты хакында, бәлки, ата-аналар арасында шик тә тугандыр. Тик шикләнергә урын юк. Продукция балалар өстәленә килгәнче зур тикшерү уза. Район дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе урынбасары, районның баш ветеринария эпизоотологы Нәгыйм Галиуллин белдерүенчә, балалар бакчалары, мәктәпләргә озатылучы ит һәм сөт продуктларына бик җентекләп микробиологик һәм бактериаль анализ ясала. Район балалар бакчаларына Йомралы фермасынан җибәрелүче сөт сыйфаты ферма һәм үзебезнең ветбаклаборатория шартларында көндәлек анализлана. Айга бер тапкыр Казан махсус лабораторияләрендә тикшерү дә каралган. Заводлардан сатуга, куллануга җибәрелүче кибет сөте дә даими дәүләт ветеринария күзәтүе астында җитештерелә. Балалар бакчалары, мәктәпләр, ашханәләрдә сөт ризыкларын бөтен шартын туры китереп кайнатып һәм зарасызландырып кына кулланырга тиешләр Район мәктәп-балалар бакчаларына сөт җибәрү өчен билгеләнгән аерым төркемдәге савым сыерлары тиешенчә вакцинацияләнгән, бөтен йогышлы, кеше организмы өчен куркыныч авырулар кисәтелеп дәваланган. Савымчы-терлекчеләр дә тиешле медицина тикшерүләре үтә. Фермадагы сөтүткәргечләр, сепаратор, сөт савытлары, башка җиһазлар даими дезинфекцияләнә. Бу аерым төркемдәге сыерлар сәламәтлеге безнең хезмәткәрләрнең көндәлек катгый күзәтүе астында тора һәм азыклары сыйфаты, ашату рационы төгәл саклана.

Фото:http://moigorod.od.ua/news/item/719874

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев