Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апас районы басуларында эш дәвам итә

    Районда быел шикәр чөгендере 3000 гектарда чәчелде. 1 сентябрьдә аның уңышын җыю башланды. Бүгенгә тагын 550 гектарлык мәйданда татлы тамыр уңышышн казып аласы бар. Көннәр утыруга басуларда эш күләме нормативка якынлашып, 5 "Ропа" комбайны 50-65 гектарда эш башкара. Басуда эшләүче һәр техника ике сменада куланыла. Уңыш гектардан 366 центнер чыга....

    Районда быел шикәр чөгендере 3000 гектарда чәчелде. 1 сентябрьдә аның уңышын җыю башланды. Бүгенгә тагын 550 гектарлык мәйданда татлы тамыр уңышышн казып аласы бар. Көннәр утыруга басуларда эш күләме нормативка якынлашып, 5 "Ропа" комбайны 50-65 гектарда эш башкара. Басуда эшләүче һәр техника ике сменада куланыла. Уңыш гектардан 366 центнер чыга. Буа шикәр заводына 10 октябрьгә 44 мең тонна шикәр чөгендере озаттык, кайбер көннәрдә чөгендер басуларында 100 "КамАЗ эшли, заводка 2 мең тоннага кадәр чимал ташыла,-ди "Зөя" агрофирмасы җитәкчесе Марат Хәсәнов.

    -Кулдашым Илназ Сөнгатуллин белән тәүлек буе эшлибез,-ди көнгә тагылмалы 150-200 "КамАЗ"га "Ропа" комбайны белән татлы тамыр төяп торучы тырыш механизатор Ринат Фәйзуллин.

    Шоферлар Фәргать Гарипов, Илһам Галимшин һәм Илһам Борганов буа заводы капкасы төбендә озын чират булмаса, басу белән завод арасын көнгә 4-6 тапкыр урап булыр иде,-диләр.

    Төягеч артыннан коелган чөгендерне урнаштырып баручы Илдар Мозаффаров, Рәмис Сибгатов, Рафик Каюмов, Илдус Шагиев, Дамир Вафин белән дә әңгәмәләшеп алдык:

    -Колхоз чорларында бөтенесе кулдан иде бит, чөгендерне түгәрәккә ташып, кулдан кисеп, сәнәк белән төягән чаклар артта калды.. Тагылмалы бер "КамАЗ" ны Рушан белән Ринат 5 минут дигәндә төяп бирә. Зарланмыйбыз, ашау-эчү, яңгыр сибәләсә җылыну, ял итү өчен бер дигән көпчәкле "кунакханәбез" бар безнең,-ди Дамир Вафин.

    -Киләсе елда да агрофирма бу культурага якынча 3000 гектар мәйдан тәгаенләде. Аның астына туфракны бик җиренә җиткереп әзерлибез,-ди көчле "Нью-Холланд" тракторчысы Рушан Миңнуллин. -Әлегә чөгендер төягән "КамАЗ" ланы озатып, олы юлга кадәр чыгаруда булышам. 30 тонна йөк төялгән машиналарны шулай саклыйбыз һәм кадерлибез.

    Реклама

    -Быел туңга сөрелүче мәйданнарда башкарыласы эш күләме шактый әле,-ди район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин.-Быел 33100 гектарда туңга сөрү эшләре башкарылырга тиеш булса, бүгенгә бу эш 27555 гектарда гына үтәлде. Темп һәм сыйфатны арттырасы бар.

    Курузны бөртеккә суктырып алу темпы да борчу уята. Бу 1700 гектарлык мәйданның 700 гектарында эш әле башланмаган , Уңышы суктырып алынган 1000 гектарда уңыш бер гектарга 32 центнер, бу начар күрсәткеч түгел.

    Быел районда бөртеккә дип көнбагыш 700 гектарда чәчелде. "Экомол" (элеккеге Рәхимов исемендәге) хуҗалыгында аның уңышын суктырып алу башланды. "Табар" да да бүген-иртәгә басуга комбайннар чыгачак. Бер гектардан уңыш 15 центнер тәшкил итә.

    Ришат Җамалиев.

     

     

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: