Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апаста Ватан Героен хөрмәтләделәр

Һәр ел саен 9 декабрьдә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә. Янгелде авылында гомер итүче Хезмәт Даны орденнарының тулы кавалеры Василий Игнатьевич Аверьянов та дулкынлану белән көтә бу көнне. 16 яшеннән утыра ул тракторга. 40 елга якын, берөзлексез, туган төбәгенең басу-кырларын иңли, ил табынын баетуга үз өлешен кертә. Лаеклы ялга чыккач...

Һәр ел саен 9 декабрьдә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә. Янгелде авылында гомер итүче Хезмәт Даны орденнарының тулы кавалеры Василий Игнатьевич Аверьянов та дулкынлану белән көтә бу көнне.

16 яшеннән утыра ул тракторга. 40 елга якын, берөзлексез, туган төбәгенең басу-кырларын иңли, ил табынын баетуга үз өлешен кертә. Лаеклы ялга чыккач та яраткан хезмәтенә тугры калып, эшен берничә ел дәвам итә әле.

- Эшләү дәверендә бик кыен чаклар да булды, тик сынатмадым. Җир эшенең бөтен нечкәлекләренә төшенеп хезмәт иттем. Чөгендер игү һәм эшкәртүдә ел саен югары күрсәткечләргә ирештем. Намуслы хезмәтемне күрә, бәяли белделәр. 1987 елда беренче II дәрәҗә орден белән бүләкләндем. Күңел тагын да үсеп китте. Берничә елдан соң калган орденнарымны алдым. Бик хөрмәттә яшим мин. Истәлекле бүләкләрем бихисап. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев биргән телевизор менә өй түрендә, узган ел район башлыгы Рәшид Заһидуллин заманча телевизор бүләк итте. Район башлыгы гел шалтыратып хәлемне белеп тора, рәхмәт барысына да. Яшьләргә дә теләгем шундый: тырышып эшләргә кирәк, шул чакта гына хөрмәтле буласың, - ди орденнар иясе Василий Аверьянов.

Ватан Геройлары көне уңаеннан, район башлыгы урынбасары Марат Нуриев Хезмәт Даны орденнарының тулы кавалеры Василий Игнатьевичка район башлыгы исеменнән Котлау открыткасы һәм истәлекле бүләк тапшырды. Сатмыш авыл җирлеге башлыгы Заһит Шәрәфиев, район хәрби комиссариат вәкилләре ихластан тәбрикләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сельскиеумельцы