Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апас районында эшләгән кешенең эшен күреп, бәяли беләләр

    Районда урып-җыю эшләре тулы куәтенә бара. Барлык хуҗалыкларда да эш ике сменада оештырылган. Кырда ашаталар, район үзешчәннәре җыр-моңнары белән ял иттерәләр. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин тәүлек әйләнәсе басу-кырларда булып, хуҗалык җитәкчеләре, механизаторлар белән даими очрашып тора. Горбунов берләшмәсенең алдынгы экипажы әтиле-уллы Фирдүс белән Ринат Ибатуллиннар да район башлыгы кулыннан кыр...

    Районда урып-җыю эшләре тулы куәтенә бара. Барлык хуҗалыкларда да эш ике сменада оештырылган. Кырда ашаталар, район үзешчәннәре җыр-моңнары белән ял иттерәләр. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин тәүлек әйләнәсе басу-кырларда булып, хуҗалык җитәкчеләре, механизаторлар белән даими очрашып тора.
    Горбунов берләшмәсенең алдынгы экипажы әтиле-уллы Фирдүс белән Ринат Ибатуллиннар да район башлыгы кулыннан кыр премиясе алдылар.

    - Әти белән өченче ел комбайнда эшлим. Төп эш урыным шәһәрдә булса да урып-җыю чорында туган ягыма кайтып кыр корабын иярлим. Күкрәп уңган иген басуларында эшләү үзе зур бәхет бит ул. Район башлыгы бүләгенә дә сөендек, рәхмәт бик зур, - ди Ринат Ибатуллин.

    Гүзәл Хилавиева

    Реклама

     

     

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: