Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апас районында ГТО нормативларын 1200 кеше тапшырды

-Апас районында ГТО кышкы фестивалендә барлыгы бер меңнән артык кеше катнашты, - дип хәбәр итә район спорт һәм яшьләр эшләре комитеты җитәкчесе Рафис Хәбибуллин. ГТО комплексы барлыгы унбер баскычтан гыйбарәт. Район үзәгендә үткән ГТО нормативлары тапшыру кышкы фестиваленең беренче көнендә - 25 январьда районның барлык мәктәпләре дә бик актив катнашты....

-Апас районында ГТО кышкы фестивалендә барлыгы бер меңнән артык кеше катнашты, - дип хәбәр итә район спорт һәм яшьләр эшләре комитеты җитәкчесе Рафис Хәбибуллин.

ГТО комплексы барлыгы унбер баскычтан гыйбарәт. Район үзәгендә үткән ГТО нормативлары тапшыру кышкы фестиваленең беренче көнендә - 25 январьда районның барлык мәктәпләре дә бик актив катнашты. Иң кечкенә яшьтәге спорт сөючегә 9 яшь булса, икенче көнне - 26 январьда үткәрелгән этапта иң яшь катнашучысына 18, иң өлкән яшьтәге катнашучыга 70 яшь иде. Апас мәктәбе, аграр көллият спорт залларында, тирда, "Дулкын" бассейнында норматив тапшырырга теләүчеләрдән озын-озын чиратлар хасил булды.

Үз яшьләре буенча нормативларны алтын-көмеш күкрәк билгесенә лаек булырлык дәрәҗәдә тапшыручылар бу спорт бәйрәменә аеруча тырышып әзерләнүенә игътибар ителде.

-Апастан Ләйсән Зәмдиханова, Илшат Кәлимуллин, Иске Йомралыдан Фәрит Хөсәенов, Табар Черкене мәктәбе укытучысы Айсылу Закирова 4-5, 7нче ГТО этаплары баскычларында каралган нормативларны бик уңышлы үтәделәр, - ди район ГТО Кышкы фестиваленең баш хөкемдары Ринат Шәяхмәтов.

Март аенда Апаста ГТО Кышкы фестиваленең зона этабы үтәчәк. безнең районнан бу җаваплы ярышларда 11 кешелек команда катнашачак. Алар бу чарага бик тырышып әзерләнә.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев