Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апас районында ГТОны яраталар

Бөтенроссия ГТО физкультура-спорт комплексы чараларында районыбыз 2014 елдан бердәм катнаша. 3000 апаслы төрле спорт чараларында үзенең нормативларны үти алуын сынап карады. Иң беренче булып, моңа мәгариф тармагы алынды, әлбәттә. Укучылар, укытучылар, мәктәп директорлары катнашында мәсәлән, 1 елда 25 спорт чарасы үткәрелде. Спортчылар Яңа ел чыршысы бәйрәмендә ГТО нормативларын уңышлы тапшырган...

Бөтенроссия ГТО физкультура-спорт комплексы чараларында районыбыз 2014 елдан бердәм катнаша. 3000 апаслы төрле спорт чараларында үзенең нормативларны үти алуын сынап карады. Иң беренче булып, моңа мәгариф тармагы алынды, әлбәттә. Укучылар, укытучылар, мәктәп директорлары катнашында мәсәлән, 1 елда 25 спорт чарасы үткәрелде. Спортчылар Яңа ел чыршысы бәйрәмендә ГТО нормативларын уңышлы тапшырган 2 катнашучыга алтын, 31 кешегә көмеш һәм 81 кешегә бронза ГТО күкрәк билгеләре тапшырылды.

-Мәктәптә укытучы булып эшләү дәверендә хезмәтебездә дә, тормышта да ГТО нормативларын ташламадык без,-диләр Апастан бертуганнар Рәмис белән Равил Гыйззәтовлар. -Физкультура буенча билге чыгарганда балаларның тизлеккә, төзлеккә һәм төгәллек-көчкә ярыш нәтиҗәләрен секундлап, миллиметрлап СССР заманнарыннан килгән ГТО нормативларына нигезләп исәплибез. Аның махсус таблицасы бар-балалар шул күрсәткечләрне үтәү өчен җан-фәрман тырыша, аларның физик һәм рухи үсеше, өлгереше өчен ГТО менә дигән трамплин.

-Мәктәбез укучысы Гөлия Сәйфуллинага алтын ГТО күкрәк билгесе тапшырылды. Сыйныфташлары Алия Сираҗева, Илшат Сәлимуллин белән Илнур Гыйбадуллин көмеш күкрәк билгеләре алды. Укуда да спортта да алдынгы бу балалар хәзер Казан югары уку йортларында укыйлар. Алар хәзер дә спорт белән бик дус, университет спорт командаларында да бик еш чыгыш ясап, призлы урыннары белән сөендерәләр-ди Борнаш мәктәбе физкультура укытучысы Илфат Сөләйманов зур горурлык белән.

-ГТО нормативларын яшь категориясе буенча 10 спорт төреннән тапшырасы. Инде хәзер бу күкрәк билгеләрен алу өчен Интернет аша да теркәлү мөмкин һәм кирәк дип билгеләнде,-ди район спорт һәм яшьләр эше комитеты җитәкчесе, үзе дә милли көрәштә Апас данын яклаучы Рафис Хәбибуллин. -Моның өчен ГТО | РЕГИСТРАЦИЯ || ВФСК ГТО сайтында user.gto.ru адресына кереп рәсми теркәләсең. Кандидатның спорт төрләреннән ГТО нормативлары үтәү күрсәткечләре шул порталга юлланачак. Шуңа нигезләнеп Бөтенроссия ГТО штабыннан исемле алтын яки көмеш, бронза күкрәк билгеләре Апаска кайтачак һәм тантаналы шартларда ияләренә тапшырылачак.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев