Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апас районында “Кыр премияләрен” тапшыру дәвам итә

"Туңга сөрү-2016" район штабы вәкилләре "МТЗ-1224", "Фэнд", "К-700", "Нью-Холланд" тракторлары белән районда иң беренче булып 250, 500 һәм 850 гектарда туңга сөргән Рәмис Фәтхуллин, Наил Мингалиев, Җәүдәт Сөнгатуллин, Радик Сәлахов, әтиле-уллы Рафаэль һәм Руслан Нуруллин, Рәшит Гайнуллин, Азат Гыйбадуллин һәм Ринат Вәлиевка берәр мең сумлык "кыр премияләре тапшырдылар. Яз-көз кырда...

"Туңга сөрү-2016" район штабы вәкилләре "МТЗ-1224", "Фэнд", "К-700", "Нью-Холланд" тракторлары белән районда иң беренче булып 250, 500 һәм 850 гектарда туңга сөргән Рәмис Фәтхуллин, Наил Мингалиев, Җәүдәт Сөнгатуллин, Радик Сәлахов, әтиле-уллы Рафаэль һәм Руслан Нуруллин, Рәшит Гайнуллин, Азат Гыйбадуллин һәм Ринат Вәлиевка берәр мең сумлык "кыр премияләре тапшырдылар.

Яз-көз кырда иген үстерүче, кышын фермада хатыны Зөлфия белән сыер савучы Рәмис Фәтхуллин, җаны-тәне белән туган авылы кырларына, техникага гашыйк Руслан Нуруллин акчалата конвертларны кулларына алгач, комиссия вәкилләренә рәхмәт әйтеп, комбайнчыларга да бу уракта басуга килеп, зурлап премия тапшыруның бик үтемле кызыксындыру чарасы булуын ассызыкладылар.

Басуда көн-төн эшләүчеләрне кайнар, тәмле аш-судан өзмәүче Җәүдәт Гыймадиев, Гөлфизә Гыйниятуллина да бу эш алымын бик хуплыйлар. Җир әзерләүдә икеләтә норматив үтәүче экипажларга район штабы вәкилләре урыннарга чыгып икешәр мең сумлык "кыр премияләре" тапшырачак.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев