Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апас районында шикәр чөгендере алу башланды

Горбунов берләшмәсе игенчеләре бөртеклеләрне урып-җыю эшләрен тәмамлап, шикәр чөгендере алуга кереште. Дәвеш авылы янында 250 гектарлы чөгендер кырында алты комбайн эшли. Бер төягеч, янгын сүндерү машинасы куелган. Шунда ук төяп ташып та баралар. - Шикәр чөгендере алу эшен башлап җибәрдек. Һава шартлары бозылып торса да комбайннар ике смена эшлиләр. Көнгә...

Горбунов берләшмәсе игенчеләре бөртеклеләрне урып-җыю эшләрен тәмамлап, шикәр чөгендере алуга кереште. Дәвеш авылы янында 250 гектарлы чөгендер кырында алты комбайн эшли. Бер төягеч, янгын сүндерү машинасы куелган. Шунда ук төяп ташып та баралар.

- Шикәр чөгендере алу эшен башлап җибәрдек. Һава шартлары бозылып торса да комбайннар ике смена эшлиләр. Көнгә 50-60 машина чыгарабыз. Уңышы 400 центнердан артык. Механизаторларны кырга килеп ашатабыз, будкада тәүлек әйләнәсе кайнар чәй, тәмле коймак пешеп тора, - ди берләшмә җитәкчесе Кәфил Гыймранов. МТК "Ак Барс"ның 1 филиалы механизаторлары Марат Миңнуллин белән Фәнил Хөсәинов беренче көннән үк эшне башлап җибәргәннәр. - Быел эшебезне Апас районы кырларыннан башладык. Аннан күрше районнарга китәбез. Безнең өчен барлык уңайлылыклар да булдырылган. Чөгендернең чыгышы да яхшы, эшлисе генә килеп тора, - диләр комбайнчы егетләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев