Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апас районында урак башланды

Районда беренчеләрдән булып "Свияга" агрофирмасының Горбунов берләшмәсе игенчеләре урып-җыю эшләрен башлап җибәрделәр. - Кырларыбыз соклангыч булып өлгереп киләләр. Бүген менә -13нче июльдә, хәерле сәгатьтә Дәвеш бүлекчәсенең 233 гектарлы көзге бодай кырында уракны башлап җибәрдек. Игеннең чыгышы да яхшы. Гектарына 34 центнер чыга. Үстерелгән икмәкнең бер генә бөртеген дә югалтмыйча җыеп...

Районда беренчеләрдән булып "Свияга" агрофирмасының Горбунов берләшмәсе игенчеләре урып-җыю эшләрен башлап җибәрделәр.

- Кырларыбыз соклангыч булып өлгереп киләләр. Бүген менә -13нче июльдә, хәерле сәгатьтә Дәвеш бүлекчәсенең 233 гектарлы көзге бодай кырында уракны башлап җибәрдек. Игеннең чыгышы да яхшы. Гектарына 34 центнер чыга. Үстерелгән икмәкнең бер генә бөртеген дә югалтмыйча җыеп алырга без әзер, барыбыз да шушы максат белән эшли, - ди Горбунов берләшмәсе җитәкчесе Кәфил Гыймранов. Икмәк тәмен, җир кадерен белеп яшәүче игенчеләр җиң сызганып эшкә керештеләр.

- Хәзерге вакытта кырда ике комбайн эшли, ике машина ташып тора. Беренче әтиле-уллы Фирдүс һәм Ринат Ибатуллиннар суктырып алган икмәк төягән олауны, икмәк кабул итү пунктына Раят Хасанов илтеп тапшырды. Икенче булып КамАз машинасында Рамил Сибгатуллин икмәк ташу эшенә кереште. Тир түгеп үстергән икмәкне бердәм булып, оешкан төстә җыеп алырга тырышабыз, - диде Дәвеш бүлечәсе җитәчесе Илсур Сабиров. Кыр корабын иярләүче игенчеләребезнең дә күңелләре күтәренке, һәр минутның кадерен белеп эшлиләр.

- Игеннәр үз вакытында өлгерде. Чыгышы яхшы булгач эшлисе генә килеп тора. Уңышны югалтуларсыз амбарларга салу һәрберебезнең бурычы. Һәр аяз көннең кадерен белеп эшлиячәкбез, - диләр комбайнчылар Ришат Салаватуллин белән Михаил Комаров. Хәерле сәгатьтә игенче!

Гүзәл Хилавиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев