Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апас районында язгы чәчү тәмамланды

Район игенчеләре бүген тыныч күңел белән Ходай бүләге-май аеның җылы, мул яңгырларына хозурлана. Республика җитәкчелеге алдында да йөзебез чиста-вәгъдә иткәнчә, 13 майга район программасы буенча 18801 гектарда язгы бөртекле һәм кузаклы культуралар чәчелде. 7222 гектарда бодай, 8544 гектарда арпа, 2200 гектарда борчак, 260 гектарда урнашкан арпаның тишелеше дә әйбәт, соңгы...

Район игенчеләре бүген тыныч күңел белән Ходай бүләге-май аеның җылы, мул яңгырларына хозурлана. Республика җитәкчелеге алдында да йөзебез чиста-вәгъдә иткәнчә, 13 майга район программасы буенча 18801 гектарда язгы бөртекле һәм кузаклы культуралар чәчелде. 7222 гектарда бодай, 8544 гектарда арпа, 2200 гектарда борчак, 260 гектарда урнашкан арпаның тишелеше дә әйбәт, соңгы 5 ел игенчене пошаманга салган корылык циклына быел нокта куелды кебек. 4000 гектарлык берьеллык һәм 1200 гектарда чәчелгән күпьеллык үлән басуларында да яшел хәтфә куе, җирдә дым запасы җитә. 18 майда үсемлекләрне агрохимик саклау агрегатлары парады үткәрелде, химикат-препаратлар запасы туплана. Соң культуралардан-4593 гектарда чәчеләчәк кукуруз силоска, 562 гектары орлыгын суктырып алып консервлауга юнәлтеләчәк.

Язгы сабанда быел "Ибраһимов һәм К" хуҗалыгы иң өлгер булып, язгы чәчүне 11 майга ук төгәлләде. Аграр көллият, агрофирманың Әлмәндәр һәм Йомралы бүлекчеләре басуларында да быел язгы чәчү эшләре бик оешкан төстә һәм сыйфатлы итеп үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев