Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апас районында язгы кыр эшләренә әзерлек бара

6 мартта Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы, "Ак Барс" агрохолдингы һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре районның "Зөя" агрофирмасы бүлекчәләрендә язгы кыр эшләренә әзерлекне беренчел тикшереп чыктылар. Чәчүлек, ашлама, техника, кырлар һәм кадрлар әзерлегенә аерым игътибар бирелде. Район күләмендә барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләренең комплекслы әзерлеге якын көннәрдә комиссия тарафыннан бәяләнәчәк. Елдагыча...

6 мартта Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы, "Ак Барс" агрохолдингы һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре районның "Зөя" агрофирмасы бүлекчәләрендә язгы кыр эшләренә әзерлекне беренчел тикшереп чыктылар. Чәчүлек, ашлама, техника, кырлар һәм кадрлар әзерлегенә аерым игътибар бирелде. Район күләмендә барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләренең комплекслы әзерлеге якын көннәрдә комиссия тарафыннан бәяләнәчәк. Елдагыча балл системасы кулланылып, машина-трактор парклары, ындыр табакларындагы эшкә бәя куелачак, иң өлгерләр ачыкланып, аерым билгеләнеп үтәчәк,-дип хәбәр итә Нияз Гыйсмәтуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев