Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Апас районының кыр батырлары сертификатлар алды

Район башлыгы Рәшид Заһидуллин 200 гектарлы арыш кырында АгроАктив игенчеләренә "Апас" тамгасы белән кепкалар таратты һәм премияләр тапшырды. Илнар Шиһапов, Рәзил Сөнгатуллин, Раил Нигъмәтуллин экипажларының комбайнчыларына бер мең сум акчалата һәм бер тонна икмәк өчен, ә ярдәмчеләренә 500 сум акчалата һәм 500 килограмм икмәк өчен сертификатлар тапшырылды. Шулай ук иген...

Район башлыгы Рәшид Заһидуллин 200 гектарлы арыш кырында АгроАктив игенчеләренә "Апас" тамгасы белән кепкалар таратты һәм премияләр тапшырды. Илнар Шиһапов, Рәзил Сөнгатуллин, Раил Нигъмәтуллин экипажларының комбайнчыларына бер мең сум акчалата һәм бер тонна икмәк өчен, ә ярдәмчеләренә 500 сум акчалата һәм 500 килограмм икмәк өчен сертификатлар тапшырылды. Шулай ук иген ташучы машина шоферлары Рафис Рәхмәтуллин, Марат Сибгәтуллин, Радик Нуриевлар бер мең сум акчалата һәм бер тонна икмәк өчен сертификат белән бүләкләнделәр. Район башлыгы игенчеләргә сәламәтлек, тормышларында һәм эшләрендә уңышлар теләде. Кыр хезмәткәрләре олы рәхмәтләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев