Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апас спорт мәктәбе беренчелегенә чаңгы ярышлары узды

Бүген Зур Күккүз авылында барлык район мәктәпләре укучылары арасында чаңгы ярышлары узды. Биредә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев, район яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рәфис Хәбибуллин, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Ринат Шәяхмәтов, Зур Күккүз авылы җирлеге башлыгы Рузия Низамова...

Бүген Зур Күккүз авылында барлык район мәктәпләре укучылары арасында чаңгы ярышлары узды. Биредә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев, район яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рәфис Хәбибуллин, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Ринат Шәяхмәтов, Зур Күккүз авылы җирлеге башлыгы Рузия Низамова катнашты. Шулай ук яшь чаңгычыларга җан атып, көч биреп торырга авыл халкы да килгән иде. Зур Күккүз мәдәният йортынан моңнар агылды, фойесында тәмле коймак пеште. Укучылар зурлар һәм кечкенәләр, кызлар һәм егетләр төркемнәренә бүленеп җитезлекләрен сынадылар.


Нәтиҗәдә, кызлар арасында зурлар төркеменнән беренче урынны Зур Күккүздән Сөнгәтуллина Эльвина, икенче урынны Зур Күккүздән Яруллина Фирүзә яулады. Кечкенәләр төркеменнән беренче урынны Зур Күккүздән Камалова Гүзәл, икенче урынны Чүрибураштан Солтанова Азалия, өченче урынны Зур Күккүздән Хантимерова Раилә алды.


Егетләр арасында. Зурлар төркеменнән беренче урынны Зур Күккүздән Нурмөхәммәтов Ранис, икенче урынны Зур Күккүздән Шәяхмәтов Риналь, өченче урынны Зур Күккүздән Насретдинов Айрат яулады. Кечкенәләр төркеменнән беренче урынга Зур Күккүздән Мавлюдов Инсаф, икенче урынга Чүрибураштан Гатауллин Илфат, өченче урынга Зур Күккүздән Җәләлиев Илмир лаек булды. Һәм шулай ук Зур Күккүздән Шәяхмәтов Ранис, Чүрибураштан Гатауллина Динара, Азбабадан Антонова Кристина һәм Зур Күккүздән Миңнуллина Зәринә дә бу ярышта тәүге тапкыр үзләренең җитезлекләрен сынап карадылар. Җиңүчеләргә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев истәлекле грамоталар һәм медальләр тапшырды.


- Сез бу юлы да үзегезнең тырыш, җитез булуыгызны тагын бер кат исбатладыгыз. Котлыйм сезне. Алга таба зур уңышлар сезгә, - диде ул.


Зур Күккүз мәктәбе укучылары чаңгы спортын аеруча да үз итәләр. Хәтта үзләренә шөгыльләнү өчен махсус чаңгы юлы да булдырганнар. Ялларда көнозын диярлек алар биредә шау-гөр килеп, рәхәтләнеп чаңгы шуалар. Шуңа да алар район күләмендә узучы ярышларда да сынатмыйлар, зур нәтиҗәләргә ирешәләр.


Ләлә Сафиуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев