Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апас – төзелешләр иле

Районда ел әйләнәсе төзелешләрнең туктап торганы юк. Язмы, кышмы, көзме, җәйме төзүчеләр үзләренә тапшырылган объектны вакытында һәм сыйфатлы итеп төгәлләп, файдалануга тапшыру теләге белән яна. Бүген Фәнис Сафиуллин җитәкчелегендәге "АПК-Апас" төзелеш оешмасы тырышлыгы белән Шыгай, Шәмбалыкчы, Татар Черкене, Югары Акхуҗа, Бакырчы, Җидекизләү, Әҗем авылларында фельдшер-акушерлык пунктлары төзелә. Республикакүләм мәктәпләрне төзекләндерү...

Районда ел әйләнәсе төзелешләрнең туктап торганы юк. Язмы, кышмы, көзме, җәйме төзүчеләр үзләренә тапшырылган объектны вакытында һәм сыйфатлы итеп төгәлләп, файдалануга тапшыру теләге белән яна. Бүген Фәнис Сафиуллин җитәкчелегендәге "АПК-Апас" төзелеш оешмасы тырышлыгы белән Шыгай, Шәмбалыкчы, Татар Черкене, Югары Акхуҗа, Бакырчы, Җидекизләү, Әҗем авылларында фельдшер-акушерлык пунктлары төзелә. Республикакүләм мәктәпләрне төзекләндерү программасы нигезендә Апас урта мәктәбендә киң колачлы төзекләндерү эшләре алып барыла.

Фәнис Сафиуллин да эшен 2-3 кенә кеше белән башлап җибәргән иде. Хезмәтнең күләме зураю белән хезмәткәрләр саны да арткан. Хәзерге вакытта аның оешмасында 18 кеше хезмәт итә.

Апасның үзәгендә, мәдәният йорты, район прокуратурасы, автовокзал янәшәсендә калкып чыккан ЗАГС бинасына да һәркем сокланып карый. Бу да - "АПК-Апас" төзүчеләре эше. 419 квадрат метр мәйданлы әлеге бинаның беренче катында ЗАГС-тантаналар сарае, икенче катында җәмәгать суды урын алачак. Хәзерге вакытта бина эчендә эш бара.

- Төзүчеләрнең туктап торырга вакытлары юк. Эш һәркемнең сәләтенә карап бүленгән. Бер бригаданы икенчесе алмаштырып кына тора. Эшнең нәтиҗәсен, халык рәхмәтен, җитәкчелекнең аңлавын тоеп күңел сөенә. Федераль һәм республика программалары социаль-көнкүреш, мәдәни һәм мәгариф өлкәсендә зур эшләп алып барырга мөмкинлек тудыра", - ди оешма җитәкчесе.

Иске Әнәле һәм Аюкөйдергән авылларында да республика һәм җирле бюджетка нигезләнеп Фәнис Сафиуллин җитәкчелегендәге төзүчеләр эш алып баралар.

32 еллык тарихы булган иске, таушалган, агачтан ясалган клуб сүтелеп, инде 100 урынга исәпләнгән бинаның инде стеналары өелгән. Бүгенге көндә төзүчеләр түбәсен ябу белән мәшгуль.

- Бер атна эчендә түбәне ябып бетереп, клубны 9 Май - Җиңү бәйрәменә кулланылышка тапшыру максаты белән эшлибез, - диләр төзүчеләр.

Аюкөйдергән авылы халкы да 1986 елда ук кайдандыр күчереп салып, бик күп күңелле вакыйгаларның шаһиты булган клубны яңарту хәбәрен бик сөенеп кабул итте. Хәзерге вакытта иске бина янәшәсендә яңа клубның стеналары өелә.

Инде бик күп кешенең гаҗәпләнеп: "Иске Әнәле ягыннан район үзәгенә кергәндә нәрсә төзелә икән?" - дигән соравына да тагын бер кабат ачыклык кертүен үтендек без җитәкчедән.

- Бу борылышта, ягъни Әппәз сазлыгы янәшәсендә сәүдә үзәге төзү эше башланып китте. Бирегә киптерү-тигезләү өчен кызыл балчык, ком кайтарып җәелде. Анда сәүдә рәтләре, төзелеш материаллары җитештерү, терлекчелек продуктлары эшкәртү һәм саклау урыннары, терлек базары һәм башка корылма-павильоннар урын алачак, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев