Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апас урта мәктәбендә тыюлык дәресләре район башлыгы катнашында узды

Агымдагы ел Россиядә Экология елы буларак игълан ителгән иде. шул уңайдан Апас урта мәктәбендә "Бөтенроссия Тыюлык дәресләре" узды. Биредә район башлыгы Рәшид Заһидуллин, "Ак Барс банк" идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин, Татарстан Республикасы Экология министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе өлкән белгече Рамил Садыйков катнашты. Апас урта мәктәбенең география укытучысы Лилия...

Агымдагы ел Россиядә Экология елы буларак игълан ителгән иде. шул уңайдан Апас урта мәктәбендә "Бөтенроссия Тыюлык дәресләре" узды. Биредә район башлыгы Рәшид Заһидуллин, "Ак Барс банк" идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин, Татарстан Республикасы Экология министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе өлкән белгече Рамил Садыйков катнашты.
Апас урта мәктәбенең география укытучысы Лилия Вәлиева җитәкчелегендә 7А классында узган ачык дәрестә Республика һәм райондагы тыюлыклар, табигатьне саклау турында сүз булды. Райондагы тыюлыклар хакында мәгълүматлар туплау укучыларга өй эше итеп бирелде.
Дәрестә Дүртиле авылы яныннан табылган Үләмәзавр сөякләре һәм анардан җыелган макет турында да сүз булды. Балалар район башлыгыннан әлеге Үләмәзаврның Апас туган якны өйрәнү музеенда урын алу-алмавы хакында да сорадылар.
Район башлыгы "5"ле билгеләренә генә укучы Эльмира Нурмиевага, Эльвина Гыйззәтуллинага, Регина Газимовага, Рөстәм Хәйруллинга "Апасым - туган ягым" китабын һәм исемле кепка тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев