Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апас үзәк паркында өмә узды

Апас үзәк ял паркында чисталык икеайлыгы район эш программасы буенча территорияне кышка әзерләү буенча өмә уздырылды. Һәр оешма үзенә беркетелгән участокта эшләде. Соңгы өмәдә район мәгариф, мәдәният тармакларының берләштерелгән бухгалтериясе, район хакимияте, Апас мәдәният йорты, ДЮСШ, редакция һәм башка учреждение-оешмалар коллективлары көче белән яфраклар җыелды, агачларның ботаклары пөхтәләнде һәм чүп-чар...

Апас үзәк ял паркында чисталык икеайлыгы район эш программасы буенча территорияне кышка әзерләү буенча өмә уздырылды. Һәр оешма үзенә беркетелгән участокта эшләде. Соңгы өмәдә район мәгариф, мәдәният тармакларының берләштерелгән бухгалтериясе, район хакимияте, Апас мәдәният йорты, ДЮСШ, редакция һәм башка учреждение-оешмалар коллективлары көче белән яфраклар җыелды, агачларның ботаклары пөхтәләнде һәм чүп-чар ТБО полигонына чыгарылды.

-Гомумән, районда 7 сентябрдән башланган чисталык икеайлыгында авыл җирлекләре һәм Апаста барлыгы 16 зур өмә үтте, аларда барлыгы 3000 нән артык кеше катнашты. Район территориясендәге фонтаннарның барысы да матур пирамида саклагычлар белән капланды, уттан, судан өзелде. Бу чараларда активлык күрсәткән Апас районы халкына, бу эшне оештыручыларга, мәктәпләргә, техника белән булышкан эшмәкәрләр, предприятиеләргә рәхмәт,-дип белдерде район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин. Апасыбыз чиста, матур булсын!

Ришат Җамалиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев