Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апас үзәк паркында зур өмә булды

Апас үзәк паркында 28 июльдә район мәдәният тармагы хезмәткәрләре "десанты" зур өмәдә катнашып, ландшафт архитекторлары дәрәҗәсендә территориягә яңа ямь өстәделәр. Чокыр-ерганаклар тигезләнеп, көчле техника ташыган һәм җәйгән уңдырышлы кара туфракка тиздән сквер үләне чәчеләчәк. Картайган топольләр урынына яңа декоратив агачлар, куаклыклар утыртылачак. Чәчәк клумба-скверлары да пәйда булачак биредә. -Соңгы өмәдә...

Апас үзәк паркында 28 июльдә район мәдәният тармагы хезмәткәрләре "десанты" зур өмәдә катнашып, ландшафт архитекторлары дәрәҗәсендә территориягә яңа ямь өстәделәр. Чокыр-ерганаклар тигезләнеп, көчле техника ташыган һәм җәйгән уңдырышлы кара туфракка тиздән сквер үләне чәчеләчәк. Картайган топольләр урынына яңа декоратив агачлар, куаклыклар утыртылачак. Чәчәк клумба-скверлары да пәйда булачак биредә.

-Соңгы өмәдә барлык авыл клублары, Мәдәният йортлары хезмәткәрләре, китапханәчеләр бик актив катнашты. Үзләре дә матурлык яратучы, шуңа өйрәтүчеләр буларак, эшкә бик җитди карадылар, барыгызга да апаслылар, район җитәкчелеге исеменнән зур рәхмәт,-ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев