Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апаска Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов килде

Бүген районга эшлекле визит белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде. Ул район башлыгы Рәшид Заһидуллин белән берлектә Карамасар, Коштавылы, Мазиково авылларында булып, терлекләрне кышлату барышы белән танышты. Апас районында терлекләрне кышлату нәтиҗәләре белән канәгать булуын белдерде. Мазиково авылында урнашкан 907 баш тана терлекләрне ачык һавада асрау мәйданчыгы...

Бүген районга эшлекле визит белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде. Ул район башлыгы Рәшид Заһидуллин белән берлектә Карамасар, Коштавылы, Мазиково авылларында булып, терлекләрне кышлату барышы белән танышты. Апас районында терлекләрне кышлату нәтиҗәләре белән канәгать булуын белдерде. Мазиково авылында урнашкан 907 баш тана терлекләрне ачык һавада асрау мәйданчыгы белән танышканнан соң, бу методның нәтиҗәле икәнен ассызыклады. Биредә хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, белгечләр белән очрашты. Һәрберсе белән күрешеп, эш күрсәткечләре белән танышты. - Ачык мәйданчыкта терлек асрау проекты үзен аклый. Сөт җитештерү буенча сез сигезенче урында барасыз. Бүгенге көндә фермаларда, иген басуларында җитештерелгән продукциягә ихтыяҗ зур. Язгы чәчү дә үзебездән тора. Эшкә мөнәсәбәт һәм эшне дөрес оештыру сыйфатлы продукция җитештерүгә туры юл. Ниндидер могҗизага өметләнмичә, үзебезнең тырышлыкка, хезмәткә исәп тотып эшләргә һәм яшәргә кирәк, - ди республика кунагы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев