Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апаска Катардан кунаклар кайтты

18 ел элек Согуд Гарәбстанының Катар дәүләте, Доха шәһәрендә тормышка чыгып 3 бала үстерүче Апас кызы Альбина Хөснетдинова уртанчы кызы белән Татарстанга кайтуының бер сәбәбе - 14 яше тулган Айшәгә Россия паспорты алу иде. Район оешуның 86, Татарстан Республикасы көне алдыннан район хакимиятенең зур утырышлар залында 25 яшьтәше белән тәүге...

18 ел элек Согуд Гарәбстанының Катар дәүләте, Доха шәһәрендә тормышка чыгып 3 бала үстерүче Апас кызы Альбина Хөснетдинова уртанчы кызы белән Татарстанга кайтуының бер сәбәбе - 14 яше тулган Айшәгә Россия паспорты алу иде. Район оешуның 86, Татарстан Республикасы көне алдыннан район хакимиятенең зур утырышлар залында 25 яшьтәше белән тәүге паспортын алды ул. Бик киң кырлы шәхес булуын аның шушы яшьтән рус, татар, гарәп, инглиз, француз һәм итальян, алман телләрендә бик иркен аралушуы да раслый.

-Кызым кечкенәдән бик итагатьле һәм иманлы бала булып үсте. Ире, эшмәкәр Зыяд та бик тәртипле гаиләдән, балалары да намазга бик иртә бастылар. Быелгы Гает көннәрендә балаларым үзем иман булып торган Апасның Җәмигъ мәчетенә күләмле сәдака салып, балалар җәйге мөселман лагеры эшенә, мәчетебездә табын ашлары уздыруда бик булыштылар, - ди Албинаның әтисе Рәшит хәзрәт Хөснетдинов. Бу игелекле гаиләнең олы кызлары Гөлнур да ике ел элек Россия паспортын Апаска кайтып алды.

- Шушы эшне оештырган район башлыгы Рәшид абый, Апас музее директоры Рәмис абый балаларыбызга шундый бәйрәм ясадылар. Алар һәм Ходай каршында бик саваплы гамәл кылдылар, бүләкләре дә әти-әни, балалар өчен бик кадерле. Яшьлегем үткән Апаска һәр кайткан саен аның матурлануына бик сөенәм. Үзәк мәйдан, үзәк парк, урамнар, Әнәле чишмәсе, Апасның яңа Салават Кәримов, Яшьләр микрорайнының ыспай йортлары бик тә күңелемә якын. Моны бит апаслылар үз куллары белән булдырган, - ди ерак Гарәбстан кунагы.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев