Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апаска Марат Әхмәтов килде

Районга урып-җыю эшләренең барышы белән якыннан танышу максатыннан Татарстан Республикасының Премьер-министр урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин белән вертолеттан басу-кырларны карап әйләнгәннән соң Дәвеш бүлекчәсенең 86 гектарлы көзге бодай кырында хуҗалык җитәкчеләре белән очрашты. Җитәкче-белгечләр белән җанлы әңгәмә барышында республика кунагы комбайннарның төзеклелеге,...

Районга урып-җыю эшләренең барышы белән якыннан танышу максатыннан Татарстан Республикасының Премьер-министр урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин белән вертолеттан басу-кырларны карап әйләнгәннән соң Дәвеш бүлекчәсенең 86 гектарлы көзге бодай кырында хуҗалык җитәкчеләре белән очрашты.

Җитәкче-белгечләр белән җанлы әңгәмә барышында республика кунагы комбайннарның төзеклелеге, ягулык мәсьәләсе турында кызыксынды. Татарстан Президенты рөхсәте белән иң күп ашлык суктыручы комбайнчылар арасында республикакүләм бәйге игълан ителүе, җиңүчесенә бер йөз мең күләмендә премия биреләчәге турында да әйтеп китте. Җитәкчеләрнең сорауларына җавап бирде. - Апаслылар ел да беренчеләрдән булып эш башлыйлар. Быел менә уракка егерме көнгә соңарып төштек. Узган ел бу вакытка республиканың ике миллион ярым тонна суккан икмәге бар иде. Вертолеттан карап әйләндек. Басу-кырларыгыз бик әйбәт. Без басып торган кырда көзге бодайның уңышы 67центнер. Мондый уңышны Краснодар, Ростов өлкәсендә генә була дип уйлый идек. Апаслыларның тырышлыгы инде бу. Һава шартлары яхшы булып, мул уңышны вакытында җыеп алу бүгенге бурычыбыз. Апаслыларга зур уңышлар телим!, - диде Марат Әхмәтов.

Гүзәл Хилавиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев