Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апаслар “Ана капиталы”н торак өчен куллана

Районда 781 гаиләдә "Ана капиталы" сертификаты бар. Быел сертификат 93 гаиләгә тапшырылган. Әлеге акчаларны күп кенә яшь гаиләләр файдалы максатларда кулланган да инде. - Һәр сертификат алучы әнигә аны куллану тәртипләрен аңлатабыз. Капитал бәясе 408 мең 960 сумны тәшкил итә. Бүгенге көндә гаиләләрнең 609ы сертификат буенча каралган акчалардан файдаланды да....

Районда 781 гаиләдә "Ана капиталы" сертификаты бар. Быел сертификат 93 гаиләгә тапшырылган. Әлеге акчаларны күп кенә яшь гаиләләр файдалы максатларда кулланган да инде.

- Һәр сертификат алучы әнигә аны куллану тәртипләрен аңлатабыз. Капитал бәясе 408 мең 960 сумны тәшкил итә. Бүгенге көндә гаиләләрнең 609ы сертификат буенча каралган акчалардан файдаланды да. Нигездә, әлеге дәүләт ярдәмен торак сатып алуга, төзүгә, яшәү шартларын яхшыртуга юнәлтәләр, райондашларыбызның да 98,5 проценты шушы максатларда кулланды. Баланы укытуга, йә булмаса, алачак пенсиясенә өстәмә итеп кулланырга теләк белдерүчеләр дә бар, - ди район пенсия фонды бүлеге җитәкчесе Шамил Гаффаров. Шул ук вакытта ул киләсе ел башыннан "Ана капиталы" суммасының шактый артачагын да әйтеп узды.

Яңа гына тагын 5 гаилә "Ана капиталы" сертификатына ия булды. Икенче тапкыр әни булу бәхетен татыган Апастан Эльмира Шакирова, Гөлия Нәҗиева, Тутайдан Гөлшат Нургалиева, Морзалардан Гөлия Зиннәтуллина, Свияжный бистәсеннән Ландыш Вәлиуллина пенсия фонды бүлекчәсенә чакырылып, сертификатларны тантаналы шартларда алдылар.

- "Ана капиталы"н шатлыклы максатларда гына куллансагыз иде. Сезнең инде бала тәрбияләү тәҗрибәгез бар, улларыгыз-кызларыгыз бары тик бәхет кенә китерсен", - дип әниләргә изге теләкләрен җиткерде ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөлфирә Бәдртдинова.

Яшь гаиләләргә дәүләт төрле яклап ярдәм итә. Икенче яки анардан соңгы балага "Ана капиталы", өченче балага җир кишәрлекләре бирү шуның ачык мисалы. Әниләр бу хакта нинди фикердә?

Гөлия Нәҗиева, Апас.

- Икенче балам июнь аенда дөньяга килде. Менә бүген сертификат алдым. Әлбәттә торак шартларын яхшыртуга тотачакбыз. Яшь чакта бит төзисе дә, заманча шартларда яшисе дә килә. Тик шулай да, дәүләт сертификат бирә дип кенә дөньяга бала тумый. Бер бала - юк бала диләр, ике бала бер-берсенә иптәш, бер-берсенә туган бит ул. Һәрбер әти-әнигә сау-сәламәт, акыллы балалар үстерергә язсын, шул исәптән безгә дә.

Мәдинә Нигъмәтуллина, Кормаш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев