Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апаслылар ана капиталын бәрәкәтле тоталар

Моннан нәкъ 1 ел элек төзелеп, файдалануга тапшырылган купшы ЗАГС бинасының никахны теркәү залында быел икенче сабыйлары туган бәхетле әни-бәбиләргә 4 августта унберенче тапкыр Ана капиталы сертификаты тапшырылды. -Бу бина төзелгәч, яшь гаиләләр арасында бик күркәм йолага нигез салынды. Теркәлү үткәндә алар безнең аерым өстәлгә бала уенчыгы куеп калдыра. Шуларны...

Моннан нәкъ 1 ел элек төзелеп, файдалануга тапшырылган купшы ЗАГС бинасының никахны теркәү залында быел икенче сабыйлары туган бәхетле әни-бәбиләргә 4 августта унберенче тапкыр Ана капиталы сертификаты тапшырылды.

-Бу бина төзелгәч, яшь гаиләләр арасында бик күркәм йолага нигез салынды. Теркәлү үткәндә алар безнең аерым өстәлгә бала уенчыгы куеп калдыра. Шуларны исәпкә алып, ана капиталы алучы әнигә хәзер сертификат, сабый кулына уенчык тапшырабыз,-ди ЗАГС мөдире Розалия Насыйбуллина. Моңардан тыш, бина фойесында Анжелика Вавилова фондына хәйрия акчасы җыю акциясе дә бара. Анда тупланган акчаларны лейкоз, яман шештән интегүче, Казанда махсус бинада дәваланучы балалар исәбенә ай саен күчереп баралар. Бу эш комиссия, шаһитлар катнашында гына башкарыла.

Район Пенсия Фонды җитәкчесе Илгизәр Вәлиәхмәтов белдерүенчә, соңгы 1 елда яңа бинада тантаналы итеп 115 әнигә Ана капиталы сертификаты бирелгән. Бүген бу документ буенча 453026 сум дәүләт ярдәме каралган. Россия күләмендә бу программа 2007 елдан гамәлдә булып, бу сертификатны районда 1088 гаилә алган. 949 ы аны торак шартларын яхшыртуга тоткан.

Соңгы тантанага бәбиләре, ирләре белән килгән Раилә Шәвәлиева, Гөлия Зәйнуллина, Гөлшат Сыраздинова, Лиана Гарипова, Алия Сибгатова һәм Алия Исмәгыйлова да Ана капиталын законлы төстә һәм бәрәкәтле итеп файдаланачакларын сиздерделәр. Ирләре дә хатыннары белән бер сүздә:

-Быел ук яңа йорт төзү, фатирны зурайту хәстәренә керешәбез,- диләр.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев