Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апаслылар Чүпрәледә район данын яклаячак

Апас «Сәләт» балалар иҗаты үзәгендә ел башыннан унга якын семинар-уку, конкурс-ярышлар, район, Татарстан, Россиякүләм чараларның сайлап алу турлары үтте. Үзәк методисты Ләйсән Төхвәтуллина «Дулкыннар» балалар иҗаты конкурсына әзерләгән Залия Шаһиева чыгышы Татарстан финалына узды. 11 февральдә үткән зур чараларның чираттагысына район мәктәпләре укучы-укытучылары чакырылды. Мәктәптән тыш уку программасы буенча ел...

Апас «Сәләт» балалар иҗаты үзәгендә ел башыннан унга якын семинар-уку, конкурс-ярышлар, район, Татарстан, Россиякүләм чараларның сайлап алу турлары үтте.

Үзәк методисты Ләйсән Төхвәтуллина «Дулкыннар» балалар иҗаты конкурсына әзерләгән Залия Шаһиева чыгышы Татарстан финалына узды. 11 февральдә үткән зур чараларның чираттагысына район мәктәпләре укучы-укытучылары чакырылды. Мәктәптән тыш уку программасы буенча ел башында игълан ителгән конкурсның сайлап алу этабында 23 педагог катнашып, оештыру комиссиясенә махсус кулланма-альбомнар тапшырды. 2 февральдә үткән этапта алар арасыннан 12 номинант эше сайлап алынды. Туристик-туган төбәкне өйрәнү һәм социаль-педагогик юнәлешле тематик категорияләрдә алар үз программаларын яклап ачык дәресләр, мастер-класслар үткәрделәр. Көне буе барган бу укытучылар бәйгесендә Апас мәктәбе вәкиле Гөлнур Насыйбуллина һәм Иске Йомралы мәктәбе вәкиле Фәрит Хөсәенов җиңде. Алар бу ай ахырында Чүпрәледә узачак Татарстан зона сайлап алу ярышларында катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев