Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апаслылар дәүләт программаларына кушыла

Татарстан авыл халкы эшмәкәрләргә былтыр 6 млн. 83 000 килограмм сөт тапшырган, 103 млн. 411 мең сумлык табыш алган. 1 мартта район хакимиятендә авыл җирлекләре башлыклары, сөт җыючылар катнашында район башлыгы урынбасары Марат Нуриев үткәргән җыелышта район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин: - Быел шәхси абзарларда 2372 баш савым...

Татарстан авыл халкы эшмәкәрләргә былтыр 6 млн. 83 000 килограмм сөт тапшырган, 103 млн. 411 мең сумлык табыш алган.

1 мартта район хакимиятендә авыл җирлекләре башлыклары, сөт җыючылар катнашында район башлыгы урынбасары Марат Нуриев үткәргән җыелышта район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин:

- Быел шәхси абзарларда 2372 баш савым сыеры исәпләнә. Ел дәвамында халык әзерләүчеләргә 6127 тонна сөт тапшырды. Бер сыер хуҗасына уртача 45 мең сум акча китергән. Районда бүген 15 сөт җыючы шәхси эшмәкәр бар, көнгә уртача 15-20 тонна сөт җыела. Ел башыннан һәр 1 килограмм сыйфатлы сөткә уртача 20 сумнан түлиләр. Март аенда да бәяне шул ук дәрәҗәдә тотарга килештек,-дип белдерде

.- Узган елда терлек азыгы сатып алуга бер савым сыерына 3 мең сумнан барлыгы 7,8 миллион сум субсидия таратылды. Кимендә 8-10 башка исәпләнгән мини-ферма төзүче 6 кешегә 200 меңәр сум исәбеннән аерым төр дәүләт ярдәме күрсәтелде. 3 баш сыер асраучыларга саву аппараты сатып алу бәясенең 40 проценты кире кайтарылды. Быел да дәүләт субсидияләре гамәлдә калачак дип өметләнәбез, Татарстан Хөкүмәтенең тиешле карары чыкканын көтәбез.

Район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Шамил Гаффаров, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Марат Фатрахмановка да сораулар күп бирелде.

-Авылларда сыер-таналарны ясалма каплату участок ветеринария табибларына йөкләнәчәк,-диде Марат Фатрахманов.

-Көтүдә йөрүче үгезләр авыл җирлекләре җаваплыгында. Каннарын тикшерү-безнең өстә. Ә менә лейкозлы сыер сөтен сатып алуда үзгәрешләр көтелә. Бүген район базарына сатлык терлек алып килүченең ветеринария документлары булырга тиеш. Әгәр дә ул юк икән, бу хайванның саулыгы һәм кайдан булуы бик зур шик тудыра. Базардан, кулдан алган терлекнең тиешле озату документлары булмау районга төрле йогышлы һәм яңа, элек безнең якларда күзәтелмәгән авырулар таралуына сәбәп булырга мөмкин. Әзерләүче айга бер тапкыр безгә килеп, шәхси сектордан җыйган сөт продукциясенә ветеринария документын алырга тиеш.

Тиешле документлы, Татарстанда үстерелгән сау-сәламәт тана, сыер сатып алучыга дәүләттән 15 мең сум субсидия түләве каралган.

Ришат Җамалиев.

Рәсемдә: Югары Балтайда Рамил белән Гөлнара Шиһаповлар абзарында бүген уннан артык сыер-бозау басып тора. Хәзер бу яшь гаилә мини-ферма төзелешен рәсмиләштерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев