Апаслылар “икенче икмәк” утырта башладылар
Бәрәңге иң мөһим азыкларның берсе. Аны күпләр «икенче икмәк» дип тә саный. Тик соңгы вакытта бәрәңге үстерү дә шактый катлауланды. Моңа бер яктан соңгы елларда күзәтелгән корылык нык тәэсир итсә, икенче яктан төрле йогышлы авырулар, корткыч бөҗәкләр комачаулый. - Бәрәңгенең дә йогышлы авырулары бик күп, - ди бу уңайдан «Россельхозцентр»ның...
Бәрәңге иң мөһим азыкларның берсе. Аны күпләр «икенче икмәк» дип тә саный. Тик соңгы вакытта бәрәңге үстерү дә шактый катлауланды. Моңа бер яктан соңгы елларда күзәтелгән корылык нык тәэсир итсә, икенче яктан төрле йогышлы авырулар, корткыч бөҗәкләр комачаулый.
- Бәрәңгенең дә йогышлы авырулары бик күп, - ди бу уңайдан «Россельхозцентр»ның Апас бүлеге җитәкчесе Илдус Мөлеков.
Әлеге уңайдан җитәкчегә берничә сорау:
- Хәзер базар-кибетләрдә бәрәңге агуының ниндие генә юк. Тәмам химия ашап үскән буынга әверелеп барабыз, ахырысы?
- Үсемлекләрне химик саклау чаралары елдан-ел төрлеләнә. Корткычлар, төрле йогышлы авырулар моңа бик тиз җайлаша, яңалары пәйда була. Шул ук проволочник суалчаны, колорадо коңгызына каршы аның табигый дошманнары да бар. Бакчагызда вегетация чорында аларның биологик дошманы-ПОДИЗУС бете булса, алар арасында «сугыш» башланачак, һәм соңгылары җиңәчәк. ТРИХОГРАММА чебене дә яхшы «сугышчы»лардан санала.
- Бәрәңгене утыртыр алдыннан сыек яки коры химик препаратлы ваннада коендыручылар колорадо коңгызы бик күренми башлады, диләр. Аның кеше организмына зыяны бармы?
- Бәрәңге чәчүлегенә бөркелгән бу агрохимик саклау чаралары аның үсеше вакытында җирдән өскә күтәрелеп, сабак-яфраклар аша тиз таркала. Тик аның да тәэсир итү, нәтиҗәлелек вакыты бар, Коңгыз йомыркалары күренүгә бакчага аерым химик препаратлар сиптерергә кирәк, дип саныйм. Менә монысы инде яфрак-сабаклар аша җир астында өлгереп, бәрәңге бүлбесенә күбрәк туплана. Шуңа да аны бәрәңге уңышын җирдән казып алыр алдыннан иң күбе 20-25 көн алдан сиптерергә кирәк.
- Бу кортычлардан тыш бәрәңгедә черек авырулары күбәйде, аның сабагы тиз корый. Яфраклары җәй уртасында ук саргаешып бөрешкән бәрәңге уңышына да өмет зурдан түгел.
- Бабайлар бик белеп әйтә: беттән бет кенә туа. Галимнәр болай ди: чәчүлек бәрәңгенең уртача авырлыгы 50-60 грамм тирәсе булырга тиеш. Ярып утырту да дөрес түгел, киселгән бармакны җиргә тыккач ул бит үлекли, шешә. Бәрәңге белән дә шулай, кабыксыз, ялангач өлешенә черек авырулары ябышып, үрчи башлый. Тотрыклы уңыш үстерү өчен 1 гектарга 2-2,5 тонна чәчүлек кирәк. данәләп санасак, уртача авырлыктагы 35-45 мең бәрәңге дигән сүз. Төрле вакытта өлгерешле сортларны чиратлаштырырга кирәк.
- Бәлки сортын да ешрак алыштырырга кирәктер? Безнең район өчен аның кайсы кулайрак соң?
- 2010 елгы корылыктан соң районга Белоруссия, Египеттан кадәр бәрәңге кайтарылды. Шуны утыртып караучылар да булды. Дөрес түгел бу, аны ашарга гына ярый, ул сортлар безнең шартларда үстерү өчен туры килми. Чувашстан якларыннан кайтартучылар, сатып алучылар да белсен идее, бу якларда бәрәңгедә нематода авыруы, жук-шелкунчик, проволочник киң таралган, шуңа да аның сакланышы бик түбәннәрдән санала. Бу корткычлар, колорадо коңгызы Себер якларында гомумән дә юк, үсеп үрчер өчен аларга анда җылылык, дымлылык режимы җитми.
- Бакчада проволочник суалчаны күбәюдә бәрәңге бакчасының бер өлешендә үлән чәчү сәбәпче түгелме икән, дип сорыйлар.
- Дөрес фикер. Йомыркадан чыккан гусеница коңгызга әверелгәнче 3-4 ел җитлегә. Җирдә, бәрәңгедә, аның сабагында әйбәт кышлый, ярты метр тирәнлеккә кадәр тирәнлеккә төшә ала дип санала. Күпьеллык үлән чәчелгән мәйданда туфрак ничә еллар кузгалмый, җир сөрелмәгәч, корткыч иркенгә чыга, күпләп үрчи, бәрәңгегә ябыша.
- Районда баз-нәүрәпләрдә күпме бәрәңге чәчүлеге бар?
- Якынча исәп буенча 3700 тонна. Күп өлеше зарарланган, авыру. Бакчадагы бәрәңге сортын 4 елга бер тапкыр тулысынча яңартыручы беркайчан да оттырмый. «Бөтен шартларны үтәп бәрәңге иккән елларда аның гектарыннан 400-600 центнер уңыш ала идек», - ди заманында Крупская исемендәге колхозны җитәкләгән Мәхмүт ага Сәлахов. Хәзер икеләтә-өчләтә кимеде, сакланышы да түбән.
- Бәрәңге нидән тиз чери?
- Монысы микроб-бактерия, вирус-гөмбәчекләрләр «эше». Бакчаларда нематода, фитофтороз, алтернавиоз, парша, ризоктиоз һ.б. таралды, икенче төрле әйтсәк, туфрак авырый. Һәр авыруны дәвалап була, ысуллары бик күп. Көздән җирне тирән итеп сукалап, язын культивацияләү генә җитми. Инсектицид-фунгицид-гербицидларны да белеп кулланырга кирәк.
Рим Вәлиев, элеккеге Тукай исемендәге колхоз рәисе:
- Мин бакчама ел да 15 чиләк бәрәңге утыртыр алдыннан ат белән сызылган буразна төбенә черек авыруларына, корткычларга каршы эремә сиптерәм. 20 көнләп бәрәңгене алдан үретәбез, өстенә көл сибәм. Утыртыр алдыннан бәрәңгене ләгәндә сыек эремәдә коендырам. Авыруларга каршы агуны вегетация вакытында сиптерәм. Чүп үләнәре чыга башлагач, бер тапкыр кәтмәнләп, гербицид сибәм, бик тирән итеп бер тапкыр буразна сызам. Көзен шул бакчадан 80 чиләкләп эре бәрәңге җыеп алам. Сортны 3 елга бер тапкыр алыштырам. Бакчаны язын-көзен сукалаткач яхшырак. Бакчаның бер ягындагы люцерны 3 елдан соң бетереп, бәрәңгенең урынын чиратлап алыштырсаң, җир яхшы ял итә, чистара, көче арта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев