Апаслылар “Иске-Казан түгәрәк уены“ннан кабат җиңү белән
Биектау районының Шәпше авылында "Иске-Казан түгәрәк уены" Республика татар фольклор фестиваленең йомгаклау өлеше үтте. Район мәдәният йортының Земфира Мөхәммәтшина җитәкчелегендәге "Садә" вокал ансамбле кабат беренче урынны яулады. Фестивальгә иртәнге сәгать алтыда ук кузгалдык. Көне искиткеч матур, кояшлы иде. Барысының да күңелләре күтәренке. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин, мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм...
Биектау районының Шәпше авылында "Иске-Казан түгәрәк уены" Республика татар фольклор фестиваленең йомгаклау өлеше үтте. Район мәдәният йортының Земфира Мөхәммәтшина җитәкчелегендәге "Садә" вокал ансамбле кабат беренче урынны яулады.
Фестивальгә иртәнге сәгать алтыда ук кузгалдык. Көне искиткеч матур, кояшлы иде. Барысының да күңелләре күтәренке. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин, мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев хәерле юл, уңышлар теләп озатып калдылар. Биектаулылар да ипи-тоз белән каршы алдылар. Фестивальдә сайлап алу турларыннан узып, 20 районнан килгән 49 коллектив катнашты. Сигезенче ел уздырылучы бу бәйгегә безнекеләр икенче ел баралар. Узган ел "Бакырчы бакырлары" күренеше белән беренче урынга чыгып, Түбән Новгород өлкәсенең Городец шәһәрендә узган Бөтенрәсәй фольклор фестиваленә бару бәхетенә ирешкәннәр иде. Ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Земфира Мөхәммәтшина уңышлары турында горурланып сөйләде.
- Быел без узган елгы состав белән "Корама юрган бәхет китерсен" тамашасы белән зона бәйгесеннән узган идек. Менә биредә дә жюри чыгышыбызны югары бәяләде, беренче урынга чыктык. Тамашабыз үзенчәлекле булды. "Садә" ансамблендә йөрүче абый-апаларга, Миләүшә апа Алиуллинага мин бик рәхмәтле, - диде ул.
Безнекеләрнең чыгышлары кыска да, мәгънәле дә иде. Тамашачы рәхмәт йөзеннән аягүрә басып алкышлады.
Мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Садә" ансамбле оешканга киләсе елга 40 ел була икән. Аның беренче оештыручысы Илдар Сәйфетдинов була. Шул еллар эчендә ул шактый камилләшкән, яңа сулыш алган, бик күпләргә күңел күтәренкелеге өләшкән, яңа талантлар туплаган. Дүрт дистә елга якын ансамбль сәхнәдән төшми. Бирегә йөрүчеләрне өлкәннәр дип тә әйтеп булмый, алар искиткеч яшь күңеллеләр. Ару-талуны да белмиләр, шаян-җор теллеләр.
- Аралашу, сәхнә безгә көч бирә. Репетецияләрдән соң без рәхәтләнеп сөйләшеп утырабыз. Аш-су, бакча эшләре серләре белән уртаклашабыз. Бүген дә җиңәргә дип килгән идек, алга таба да җиңүләребез булсын иде, - ди Зәйнәп Яруллина.
Күтәренке кәеф белән, I Дәрәҗә лауреат исеме алып кайтты "Садә" Апаска. Хәзер алар чыгышын казанлылар көтә.
Гөлзада Гатауллина.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев