Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апаслылар кайсын сайлый: акчамы, соцпакетмы?

Социаль хезмәтләр җыелмасына хокуклы авырулар, көннәр көзгә авышуга әнә шундый сорау алдында кала. 1 октябрьдән соң, теләсәң дә, карарны үзгәртеп булмый. Акчаны сайлыйсың икән, авыруың көчәеп, хәлең авыраеп китеп кыйммәтле дарулар кирәк була башласа, аларны бушлай алып булмаячак. - Дарулар бәясе гел бер урында гына тормый бит. Нерв, онкология, йөрәк-кан...

Социаль хезмәтләр җыелмасына хокуклы авырулар, көннәр көзгә авышуга әнә шундый сорау алдында кала. 1 октябрьдән соң, теләсәң дә, карарны үзгәртеп булмый. Акчаны сайлыйсың икән, авыруың көчәеп, хәлең авыраеп китеп кыйммәтле дарулар кирәк була башласа, аларны бушлай алып булмаячак.

- Дарулар бәясе гел бер урында гына тормый бит. Нерв, онкология, йөрәк-кан тамырлары, шикәр диабеты белән авыручылар өчен препаратлар аеруча кыйммәт. Шуңа да социаль пакеттан баш тартырга ашыкмасыннар иде. Дөнья бит ул, көнгә биш төрлегә үзгәрергә мөмкин. Адәм баласы белән дә шулай. Ай буе дәваланыр өчен кайбер төр авыруларга ай-һай зур суммадагы дару-препаратлар кирәк. Үзең сатып аласы булса, ул кадәр акчаны кайдан табарга? Соцпакеттан баш тартыр алдыннан табиб белән дә, гаиләң, туганнарың белән дә киңәшергә кирәк, - ди район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Рамил Гатин.

Дарулар өчен бүгенге көндә 679,05 сум акча (дәвалану һәм юл бәяләре белән бергә 881,63 сум) түләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев