Апаслылар Казаннан ярминкәдән кайттылар
Бүген район авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре башкаланың Совет районы "Казан" агропромышленность паркында ярминкәдә катнаштылар. Алар үзебезнең районда җитештерелгән икмәк, яшелчә, ит һәм башка төр авыл хуҗалыгы азык-төлек продукциясе тәкъдим иттеләр. Биредә район башлыгы Рәшид Заһидуллин үзе катнашып, сатып алучылар белән якыннан аралашты. Сатып алучылар да бик канәгать булып, апаслыларга зур рәхмәтләрен...
Бүген район авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре башкаланың Совет районы "Казан" агропромышленность паркында ярминкәдә катнаштылар. Алар үзебезнең районда җитештерелгән икмәк, яшелчә, ит һәм башка төр авыл хуҗалыгы азык-төлек продукциясе тәкъдим иттеләр. Биредә район башлыгы Рәшид Заһидуллин үзе катнашып, сатып алучылар белән якыннан аралашты. Сатып алучылар да бик канәгать булып, апаслыларга зур рәхмәтләрен җиткереп калдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев