Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апаслылар Кормашта лекция тыңлады

    "Зөя" агрофирмасы җитәкчелеге Апаска "Татарстан сөт җитештерүчеләр Берлеге" генераль директоры Денис Пироговны чакырды. Казан кунагы катнашында 1200 баш сыерга исәпләнгән Кормаш мега-фермасы конференц-залында агрофирма бүлекчәләре идарәчеләре, белгечләр, ферма мөдирләре һәм сыер савучылар терлекчелек тармагындагы яңалыклар, сөт сыйфаты, аны җитештерү, сатып алу бәяләренә багышланган лекцияне кызыксынып тыңлады. Бу семинар-укуда 100 кеше...

    "Зөя" агрофирмасы җитәкчелеге Апаска "Татарстан сөт җитештерүчеләр Берлеге" генераль директоры Денис Пироговны чакырды.

    Казан кунагы катнашында 1200 баш сыерга исәпләнгән Кормаш мега-фермасы конференц-залында агрофирма бүлекчәләре идарәчеләре, белгечләр, ферма мөдирләре һәм сыер савучылар терлекчелек тармагындагы яңалыклар, сөт сыйфаты, аны җитештерү, сатып алу бәяләренә багышланган лекцияне кызыксынып тыңлады. Бу семинар-укуда 100 кеше катнашты. Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин, район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин, район ветеринария идарәсе баш мал табибы Марат Фәтрахманов бу чарада катнашучыларны кызыксындырган һәр сорауга төпле җавап бирде.

    - Безне иң борчыганы - яңа туган бозауларны төгәл исәпкә алу эшенең тиешенчә булмавы, - диде үз чыгышында Ильяс Заһидуллин. - Табигатькә каршы килеп булмый, гадәттә яңа туган һәр йөз бозауның яртысы тана бозаулары. Аларны беренче көненнән үк бик хасиятләп тәрбияләсәң генә, тана бозаудан яхшы сыер чыга. Анасы яки атасы ит яки сөт юнәлешле булган очракта аларны беренче айда ук аерым төркемнәргә тупларга кирәк, югыйсә, терлекчелек тармагын зур куркыныч астына куячакбыз.

    - Һәр бозауның үз паспорты, үсеш этапларында ветеринария карточкасы булырга тиеш, технологиянең төп таләбе бу, - дип үз фикерен җиткерде агрофирма җитәкчесе Марат Хәсәнов. - Яңа туган бозауга иң ким дигәндә 10 көн әнисенең угыз сөтен генә эчәргә ярый. Бу таләп сакланмаса бозауның иммунитеты какшый, төрле авыруларга тиз бирешә башлый. Сөтне арттырабыз дип беребезгә дә алдагы көнебезне онытырга ярамый.

    -Күпьеллык тәҗрибәдән чыгып, яхшы сыерның бер тәүлектә 100-120 литрга кадәр су эчүе билгеле. Сөт ясалганда бу иң беренче нигез һәм алшарт. Таможня берлеге таләпләре бик катгыйланды, беренче июльдән сөтне сатып алу бәяләре тәртибендә, таләпләрдә зур үзгәрешләр көтелә. Лейкозлы сөт җитештерүчеләр исә ярык тагарак каршында калырга мөмкин. Көтүне яңабаштан инвентарьлаштыру, авыру, аз сөтле, лейкозлы сыер-таналарны аерым тәрбиягә кую, шикле сөтне аерым саву, тапшыру кебек яңалыкларга әзер булып торыйк, - дип дәвам итте районның баш мал табибы.

    Ришат Җамалиев.

    Реклама

     

     

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: