Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апаслылар Шәмсия Җиһангирова белән очрашты

16 гыйнвар көнне район үзәк китапханәсендә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә, күп кенә җырлар авторы Шәмсия Җиһангирова белән очрашу булды. Китапханәгә халык теләп килде. Аларның барысында да Шәмсия Җиһангированы күрү, аралашу, иҗаты белән тагын да якыннан танышу теләге көчле иде. Зур сәләте өстенә гадилеге, эчкерсезлеге, ихласлыгы белән яраттырды ул. Матур...

16 гыйнвар көнне район үзәк китапханәсендә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә, күп кенә җырлар авторы Шәмсия Җиһангирова белән очрашу булды. Китапханәгә халык теләп килде. Аларның барысында да Шәмсия Җиһангированы күрү, аралашу, иҗаты белән тагын да якыннан танышу теләге көчле иде.
Зур сәләте өстенә гадилеге, эчкерсезлеге, ихласлыгы белән яраттырды ул. Матур теләкләрен, хис-тойгыларын җиткерүчеләр дә, иҗат җимешләрен бүләк итүчеләр дә күп булды. Шәмсия апа шигырьләре, җырлары белән елатты да, көлдерде дә, уйландырды да. Ул үзен җырчы буларак та танытты. Радио дулкыннары аша таныш булган аһәңле тавыш бу очрашуда бөтен барлыгы белән күңелләргә үтеп керде.
-Мин Апаска беренче тапкыр киләм. Шундый җылы очрашу булды. Мин сездән яшәү көче алып китәм диде, - кунагыбыз.
Очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары Рөстәм Мингазиев, Луиза Сафина катнашты һәм чыгыш ясады.
Бу хакта тулырак "Йолдыз" газетасы битләреннән укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев