Апаслылар уракка төште
Районда беренчеләрдән булып "Свияга" берләшмәсе игенчеләре уракка чыктылар. - Бүгенге көндә басуларда 11 комбайн эшли. Икмәкнең чыгышы яхшы. Көзге бодай гектарыннан 27 центнер чыга. Үстерелгән икмәкнең бер генә бөртеген дә югалтмыйча җыеп алырга без әзер, - ди Горбунов берләшмәсе җитәкчесе Кәфил Гыймранов. Суктырылган икмәкне Каратун ашлык кабул итү пунктына ташыйлар....
Районда беренчеләрдән булып "Свияга" берләшмәсе игенчеләре уракка чыктылар.
- Бүгенге көндә басуларда 11 комбайн эшли. Икмәкнең чыгышы яхшы. Көзге бодай гектарыннан 27 центнер чыга. Үстерелгән икмәкнең бер генә бөртеген дә югалтмыйча җыеп алырга без әзер, - ди Горбунов берләшмәсе җитәкчесе Кәфил Гыймранов. Суктырылган икмәкне Каратун ашлык кабул итү пунктына ташыйлар.
- Бөртек эшкәртү агрегатларыбыз күптән әзер, быелгы икмәкне кабул итүдә өзеклекләр булмаячак, - ди Каратун ашлык кабул итү пункты җитәкчесе Александр Горохов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев