Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апаслылар Югары Ослан кырларын иңли

Агрофирма комбайнчылары Ришат Галиуллин, Дамир Фазлыев быелгы уракның аеруча зур оешканлык белән тиз һәм сыйфатлы төгәлләнүен билгеләп үттеләр -Инженер-техник хезмәт күрсәтү, ягулык белән өзлексез тәэмин иттеләр. Кырда эшләүчеләргә 3 тапкыр кайнар, бик тәмле аш-су китерделәр. Янгынчылар да бик уяу булды быел. Иң күңеллесе-җитәкчеләрнең шулай кырга килеп безне хөрмәтләүләре булды,-диделәр алар...

Агрофирма комбайнчылары Ришат Галиуллин, Дамир Фазлыев быелгы уракның аеруча зур оешканлык белән тиз һәм сыйфатлы төгәлләнүен билгеләп үттеләр

-Инженер-техник хезмәт күрсәтү, ягулык белән өзлексез тәэмин иттеләр. Кырда эшләүчеләргә 3 тапкыр кайнар, бик тәмле аш-су китерделәр. Янгынчылар да бик уяу булды быел. Иң күңеллесе-җитәкчеләрнең шулай кырга килеп безне хөрмәтләүләре булды,-диделәр алар акчалата кыр премиясен район җитәкчеләре кулыннан алганда.

-30 еллар үзем чәчкәнне үзем үк урып җыям,-ди Акхуҗадан Геннадий Вальков. -Елдагыча, җәйге ялын уракка туры китереп алып, Казанда яшәүче, рекламачы-дизайнер булып эшләүче улым Александр белән алмашлап эшләдек. Түләве дә яхшы чыга, премия итеп бирелүче ашлыкка да урын табыла безнең зур хуҗалыкта. Улым Казанга эшкә киткәч, авылдашым Александр Зеленовны алмашчы итеп чакырдым. Әйтсәләр, елдагыча башка районга барып та эшләячәкбез.

Чакыру дигәннән, быел 15 августта районнан 10 ашлык комбайны экипажы күрше Югары Ослан районына хезмәт командировкасына китте.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев