Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апасның җәмигъ мәчете кунаклар җыйды

Районыбызда динне хөрмәт итүчеләр, дин юлына басучы өлкәннәр, яшьләр, ихластан игелек кылучылар елдан-ел арта. Изге Рамазан аенда бу ачык чагыла. Елдагыча авылларда, оешмаларда ифтар мәҗлесләре оештырылды. Изге җомга көнне Апасның Җәмигъ мәчетендә ифтар мәҗлесе узды. Ирләр һәм хатын-кызлар бер-берсенең хәлен сорашып, дин буенча да сорауларын биреп олылардан үзләренә кирәкле җавап...

Районыбызда динне хөрмәт итүчеләр, дин юлына басучы өлкәннәр, яшьләр, ихластан игелек кылучылар елдан-ел арта. Изге Рамазан аенда бу ачык чагыла. Елдагыча авылларда, оешмаларда ифтар мәҗлесләре оештырылды.

Изге җомга көнне Апасның Җәмигъ мәчетендә ифтар мәҗлесе узды. Ирләр һәм хатын-кызлар бер-берсенең хәлен сорашып, дин буенча да сорауларын биреп олылардан үзләренә кирәкле җавап алдылар. Рәшит хәзрәт "нәрсә ул бәхет" дигән темага бик аңлаешлы, шул ук вакытта истә кала торган, үтемле итеп вәгазь сөйләде.

- Бәхет-ул гыйлемле, иманлы, сабыр, мәрхәмәтле, якыннарыңа игътибарлы булуда,- диде ул. Аннан мәчеткә йөрүчеләр тарафыннан йөрәкләргә үтеп керерлек итеп Коръән укылды, Апас өстенә Азан яңгырады. Намаз укыганнан соң барысы да сый-нигъмәт белән сыгылып торган өстәл артына уздылар.

- Гәрәбстанда яшәүче кызларым, кияүләрем ифтар мәҗлесе уздыру өчен акча җибәрделәр. Гөлсирә Әхмәтҗанова, Венера Сәгъдиева, Роза Ногманова бик тәмле, хәләл ризыклар әзерләп, аш пешереп өстәл әзерләделәр. Мәчеткә йөрүче ир-егетләр урамда учак ягып телеңне йотарлык пылау пешерделәр. Ифтар мәҗлесенә Җомга һәм Тәрәвыйх намазына йөрүчеләр чакырылды. Миңа ярдәм итүчеләргә олы рәхмәтемне җиткерәм, - диде Рәшит хәзрәт Хөснетдинов.

- Рәшит хәзрәтнең кызлары, кияүләре бик еракта яшәсәләр дә туган якларына нинди изгелек эшләделәр. 2016 елгы ифтар мәҗлесе дигән шамаилгә кадәр җибәргәннәр, Аллаһының рәхмәте булсын аларга. Халыкның бердәмлегенә күңел сөенә. Мәчетләргә йөрүче яшьләребез арта бара. Барлык мөселманнарга сәламәтлек, сабырлык, гаиләләрендә тынычлык телим. Тоткан уразалары кабул булсын, - диде район мөслимәләр берлеге җитәкчесе Рәмзия Гыйльманова

Гүзәл Хилавиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев