Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апаста 20 яшүсмергә паспортлар бирелде

Район хакимияте зур утырышлар залында 30 ноябрьдә 14 яше тулган яшүсмерләргә тантаналы шартларда тәүге паспортларын тапшырдылар. Район үзәк музее җитәкчесе Рәмис Ногманов башлангычы һәм ул төзегән сценарий буенча районда бу тантаналы, истәлекле чара өченче ел рәттән, һәр айның соңгы пәнҗешәмбесенә гадәттә күбесенчә үзәк музей залларында үткәрелә. Хәзер биредә янкорма төзелеше...

Район хакимияте зур утырышлар залында 30 ноябрьдә 14 яше тулган яшүсмерләргә тантаналы шартларда тәүге паспортларын тапшырдылар. Район үзәк музее җитәкчесе Рәмис Ногманов башлангычы һәм ул төзегән сценарий буенча районда бу тантаналы, истәлекле чара өченче ел рәттән, һәр айның соңгы пәнҗешәмбесенә гадәттә күбесенчә үзәк музей залларында үткәрелә. Хәзер биредә янкорма төзелеше бару сәбәпле, соңгысы район хакимияте бинасында үтте. Район паспорт-виза хезмәте җитәкчесе Айрат Сафиуллин, район башлыгы ярдәмчесе Ленар Хантимиров, район яшьләре оешмасы, "Яшь гвардия" хәрәкәте җитәкчесе Рөстәм Нәҗмиев яшүсмерләргә район хакимияте исеменнән истәлекле бүләкләр дә тапшырдылар. Район мәдәният йорты коллективы үзешчәннәре әзерләгән җыйнак кына чыгышлар бу чараны тагын да бай эчтәлекле итте. Үзәк музей хезмәткәрләре яшүсмерләр арасында аерым викторина да үткәрде. Соңыннан алар һәм аларны озата килгән әти-әниләре, туганнары Апас музее күргәзмәләре, үзәктәге Мемориаль комплекс белән таныштылар. Оныгының беренче паспорт алу тантанасында катнашкан Зинаида һәм Расыйх Латыйповлар бу истәлекле чараны оештыручыларга бик зур рәхмәтен җиткерде.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев