Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апаста 99,6 процент сайлаучы тавыш бирде

Районда Россия Дәүләт Думасына сайлаулар оешкан төстә үтте. Барлыгы 15мең 94 кеше сайлауга килеп, үзенең тавышын бирде. Бу - 99,6 процентны тәшкил итә. 226 апаслы сайлауга тәүге тапкыр килде. Россия Дәүләт Думасына сайлауларда райондашлар 98,71 процент тавышны "Бердәм Россия" партиясенә, 0,23 процент тавышны ЛДПР партиясенә, 0,13 процент тавышны "Коммунисты России"...

Районда Россия Дәүләт Думасына сайлаулар оешкан төстә үтте. Барлыгы 15мең 94 кеше сайлауга килеп, үзенең тавышын бирде. Бу - 99,6 процентны тәшкил итә. 226 апаслы сайлауга тәүге тапкыр килде.

Россия Дәүләт Думасына сайлауларда райондашлар 98,71 процент тавышны "Бердәм Россия" партиясенә, 0,23 процент тавышны ЛДПР партиясенә, 0,13 процент тавышны "Коммунисты России" партиясенә бирделәр. "Бердәм Россия" партиясеннән Илдар Гыйльметдиновка райондашлар 98,50 процент тавыш бирде.

Иртәнге сәгать сигездә барлык 57 сайлау участогының да ишекләре ачык иде. Участокларда 293 кеше эшли. Һәр участокта күтәренке рух, бәйрәмчә кәеф каршы ала. Җыр-моң, музыка, тәмле коймак исе иртәдән үк урамнарга таралды. Халык бәйрәмгә баргандай, бер-бер артлы агылып кына торды.

Район башлыгы Рәшид Заһидуллин 906нчы Каратун Үзәк сайлау участогына килеп, үз тавышын бирде.

- Бүген чын мәгънәсендә бәйрәм көне. Без Дәүләт Думасына депутатлар сайлыйбыз. Нәкъ менә 18 сентябрь көне безнең киләчәктәге сәясәтне - республиканың, районның үсеш юнәлешен билгеләячәк. Сайлау участокларына халык актив килә. Барысы да бәйрәмчә рухта. Бу шулай булырга тиеш тә, - дип ассызыклады район башлыгы.

Сәламәтлекләре какшау сәбәпле, сайлау көнендә хастаханәдә ятучы апаслылар, үз аяклары белән участокка килә алмаучы райондашларАпаста яшәүче янына сайлау участогы әгъзалары үзләре килде.

- Үзебез өчен, Татарстаныбыз өчен тавыш бирәм. Өлкәннәрне тагын да ныграк кайгыртсыннар, игелекле эшләр кылсыннар, - диде Нурия Салаватуллина.

Апаста яшәүче 102 яшьлек Зәйнәп әби Ибраһимова - иң өлкән сайлаучы. Ул да 18 сентябрьдә үз тавышын бирде. Сайлау комиссиясе әгъзалары йөзьяшәр әбинең өенә бардылар.

Бөек Ватан сугышы ветераны Хатыйп Салаватуллин да киләчәк тормышыбызның тагын та мул, тыныч булуы өчен үз тавышын бирергә килгән.

- Бик күпне күргән буын без. Шуңа да бүгенге тормышны бәялибез, һәр уңышка сөенәбез. Кешегә сайлау мөмкинлеге бирелгән икән, ул әлеге хокукыннан файдаланырга тиеш. Киләчәгебез бит үзебезнең кулда. Депутатларга тавыш биреп, без республикабыз, шул исәптән районыбыз өчен дә тавыш бирәбез, - ди утлар-сулар кичкән ветеран.

Тәүге тапкыр тавыш бирүчеләр арасында Апастан Гүзәл Зәйнуллина белән Миләүшә Җамалиева да бар иде. Алар үз хокукларыннан бик теләп файдаландылар. Апастан Гүзәл Зәйнуллина өчен бу көн тагын да истәлекле. 18 сентябрьдә аңа 18 яшь тулды һәм беренче тапкыр сайлау хокукыннан файдаланды.

- Бу көн гомерлеккә истә калачак. Бик теләп сайлауга бардым, үземнең киләчәгем өчен тавыш бирдем, - диде ул.

Апас районында 5 авыл җирлегенең 6 участогында тавыш бирүләр электрон рәвештә барды. Танай-Турай, Кече Күккүз, Түбән Барыш, Идрәз, Коштавылы, Дәвеш авыл җирлегендә халык тавышын электрон төстә бирде.

Сайлау участокларында иминлекне 53 полиция хезмәткәре, 57 ДНД әгъзасы, 57 МЧС хезмәткәре тәэмин итте. Барлык участокларда да алар кизү торды. Шулай ук "Бердәм Россия", КПРФ, "Справедливая Россия", ЛДПР партияләреннән билгеләнгән күзәтүчеләр эшләде. Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре әйтүенчә, сайлауларда закон бозу, тәртипсезлек очраклары теркәлмәгән.

Югары Балтай, Морзалар авылы халкы үз тавышын бирергә сөенә-сөенә яңа төзелгән клубка килде. Биредә һәркемне ачык йөз белән каршы алдылар, чәй табынына чакырдылар.

Республикада Парк һәм скверлар фестивале кысаларында, 18 сентябрь - сайлау көнендә Апасның Үзәк паркында да күңел ачу чарасы үтте. Тавыш биреп чыккан һәр кеше бирегә килеп, концерт программасы карады, кушылып биеде, җырлады. Балалар исә рәхәтләнеп мәйданчыкта уйнады.

Гүзәл Хилавиева,

Гөлзада Гатауллина,

Ләйлә Шиһабиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев