Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апаста агропарк төзелеше башланды

Районда җиргә субай кагып биналар төзегәннәре юк иде әле. Апаста Әппәз сазлыгы янәшәсендәге мәйданга-булачак төбәкара Агропаркка- тимер-бетон субайны сугып җиргә бик тирәнгә батырырга сәләтле махсус машина, экскаваторлар, башка төр көчле техника кайтарылды. Төзелешнең подрядчысы, район төзелеш ширкәте җитәкчесе Фәнис Сафиуллин агропаркның гомуми мәйданы 1 гектардан артык булачак дип белдерә. -Сазлыкны...

Районда җиргә субай кагып биналар төзегәннәре юк иде әле. Апаста Әппәз сазлыгы янәшәсендәге мәйданга-булачак төбәкара Агропаркка- тимер-бетон субайны сугып җиргә бик тирәнгә батырырга сәләтле махсус машина, экскаваторлар, башка төр көчле техника кайтарылды. Төзелешнең подрядчысы, район төзелеш ширкәте җитәкчесе Фәнис Сафиуллин агропаркның гомуми мәйданы 1 гектардан артык булачак дип белдерә.

-Сазлыкны киптерү-тигезләү өчен бирегә 100 мең тоннадан артык кызыл балчык, ком-туфрак кайтарылып җәелде. Төп эчке мәйданда барлыгы 1450 квадрат метрлы сәүдә рәтләре, төзелеш материаллары җитештерү, терлекчелек продуктлары эшкәртү һәм саклау урыннары, башка капиталь корылма-павильоннар булачак. Апасның терлек базары да бирегә күчәргә мөмкин. Агропарк эчендә һәйкәл һәм фонтанга да урын каралган. Янәшәсендә санитар авиация, гадәттән тыш хәлләр, башка хезмәтләр, хөкүмәт авиаотряды очкычлары өчен махсус вертолет мәйданчыгы да булдыру күздә тотыла.

-Төп административ-җитештерү бинасы нигезе астына 150 субай кагылачак, алар җиргә 15-25 метр тирәнлеккә кадәр батырыла. Махсус агрегат машинисты Александр Ермаков, ярдәмчесе Рудольф Сильвестров, эретеп ябыштыручы Максим Петров үз эшләренең чын осталары, тәҗрибәле белгечләр,-ди Апаска Чувашиядән үк чакыртылган махсус бригада җитәкчесе, прораб Александр Казанцев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев