Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апаста алдынгы комбайнчылар бүләкләнде

Елдагыча, район күләмендә беренчеләрдән булып 10мең центнер ашлык суктырып алучы комбайн экипажларына "Урак-2016" байрагы һәм кыр премиясе тапшыру традициясе быел да дәвам итә. 25нче июль иртәсен район башлыгы Рәшид Заһидуллин алдынгы комбайн экипажларын тәбрикләүдән башлады. Горбунов берләшмәсенең Ринат Салаватуллин белән Михаил Комаров экипажы уракның беренче көненнән, иң беренчеләрдән булып басу-кырларны...

Елдагыча, район күләмендә беренчеләрдән булып 10мең центнер ашлык суктырып алучы комбайн экипажларына "Урак-2016" байрагы һәм кыр премиясе тапшыру традициясе быел да дәвам итә.

25нче июль иртәсен район башлыгы Рәшид Заһидуллин алдынгы комбайн экипажларын тәбрикләүдән башлады. Горбунов берләшмәсенең Ринат Салаватуллин белән Михаил Комаров экипажы уракның беренче көненнән, иң беренчеләрдән булып басу-кырларны иңлиләр. Бүгенге көнгә алар 11мең центнердан артык икмәк суктырып алдылар. Район башлыгы тырыш механизаторларны уңышлары белән котлады, район башлыгы исеме белән кул сәгате, "Апас" дип язылган кепка, акчалата премия тапшырды, комбайнга "Урак-2016"Байрагы эленде.

- Безнең тырышлыкны күреп зурлаучы район башлыгына, җитәкчеләргә зур рәхмәт. Мондый игътибар, ихтирам булганда тагын да тырышып эшлисе килә, - диләр алдынгы комбайнчылар. Шулай ук Фирдүс һәм Ринат Ибатуллиннар да исемле кепкага, акчалата премиягә ия булдылар.

Йомралы берләшмәсе шушы көннәрдә көзге культураларны беренчеләрдән булып җыеп алды. Район башлыгы әлеге берләшмә җитәкчесе Рөстәм Хәмидуллинга Рәхмәт хаты, исемле кепка, акчалата премия тапшырды. Шулай ук берләшмәнең һәр комбайчысы кепкалар һәм кыр премияләренә ия булды.

- Уракка чыккан көннән башлап тырышып, ике сменада эшләдек. 1336гектарда бодай, 760 гектарда арышны суктырып алдык. Яшьләребез арасыннан Ленар Хәмидуллин, Булат Габитов, өлкәннәребез Айрат Исмәгыйлевлар көнне-төнгә ялгап эшлиләр. Комбайнчыларның һәрберсенә олы рәхмәтемне җиткерәм. Берләшмәнең сигез комбайны Зур Күккүз берләшмәсенә ярдәмгә килдек. Шулай дус-тату эшлибез без. Һава шартлары яхшы булганда игеннәрне вакытында җыеп алып амбарларга салу безнең бурычыбыз, - диде алдынгы җитәкче.

Гүзәл Хилавиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев