Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апаста “Апас чаңгы юлы” сезоны ачылды

Апас янәшәсендә быел 3 ай элек кенә төзелеш эшләре башланган "Яр буе" ял-спорт комплексында "Апас чаңгы юлы" кышкы сезонын ачу тантана-спорт бәйрәмендә районның барлык мәктәпләре, аграр көллиятнең 20 командасы составында 200 гә якын укучы һәм студентлар катнашты. Узган елгылардан аермалы буларак, бу юлы кышкы спорт сезонын ачу тантанасында спорт яратучылар...

Апас янәшәсендә быел 3 ай элек кенә төзелеш эшләре башланган "Яр буе" ял-спорт комплексында "Апас чаңгы юлы" кышкы сезонын ачу тантана-спорт бәйрәмендә районның барлык мәктәпләре, аграр көллиятнең 20 командасы составында 200 гә якын укучы һәм студентлар катнашты. Узган елгылардан аермалы буларак, бу юлы кышкы спорт сезонын ачу тантанасында спорт яратучылар өчен 3 һәм 5 километрлы чаңгы дистанцияләре белән беррәттән тимераякта узышу өчен бозда 50 метрлы махсус шугалак та әзерләнгән иде. Дәүләки белән Урта Балтай авыл мәктәпләре бу бәйрәмдә катнашучыларны кайнар чәй-коймаклы табыннарга чакырып кыстады. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре яр буен дәртле көйләргә, җырга күмде. Бәйрәм башында исә Кыш бабай белән Кар кызы барлык катнашучыларны Яңа 2018 ел белән котлады. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев, район мәгариф бүлеге мөдире Алсу Хәйруллина, район Советы аппараты җитәкчесе Илфир Гәрәев стартка басучыларга матур теләкләрен җиткереп, аларга көч биреп тордылар. Үз дистанцияләрендә җиңгән яшь спорт сөючеләргә оештыручылар тарафыннан Диплом-Грамота һәм медальләр тапшырылды. Чаңгы буенча бу сезондагы икенче районкүләм спорт ярышы 3 январьда Зур Күккүз нарат урманы янәшәсендә үтәчәк дип игьлан ителде.

Киләчәктә "Апас яр буе" ял-спорт комплексында яктыртылган һәм тиешенчә көйләнгән чаңгы юллары, зур шугалак, гаилә һәм коллективлар белән ял итү, спорт яратучыларга киенү-чишенү, җылынып тамак ялгап алу, спорт инвентарьларын прокатка алу махсус урыннары да булачак дип планлаштырыла.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев