Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апаста асфальт юллар салына

Черкен-Апас арасындагы 15 еллар элек салынган асфальт юл тәмам эштән чыгуы турында һәр авыл җыенында кузгатылды. Район үзәгеннән Төбәк Черкене авылы арасы 8 километр. - Бу район өчен әһәмиятле юлны ике ел элек реконструкцияли башладык. Быел Татар Черкене-Апас арасында калган 3 километрлы өлеше дә тулысынча сүтелеп, яңабаштан ясалды,- ди Апас...

Черкен-Апас арасындагы 15 еллар элек салынган асфальт юл тәмам эштән чыгуы турында һәр авыл җыенында кузгатылды. Район үзәгеннән Төбәк Черкене авылы арасы 8 километр.

- Бу район өчен әһәмиятле юлны ике ел элек реконструкцияли башладык. Быел Татар Черкене-Апас арасында калган 3 километрлы өлеше дә тулысынча сүтелеп, яңабаштан ясалды,- ди Апас районара юл төзелеше идарәсе җитәкчесе Сергей Барсуков

- Иң мөһиме-күтәртелгән дамбаны кистереп турайту, биеклеген түбәнәйтү, калын ком-таш нигез-аслыкка геосетка җәеп калдыру, - ди эшләрне башкаручы прораб Булат Минкин. Юл мастерлары Александр Мурахтанов, Артур Липатов сыйфатка нык игътибарлылар. Хәер, лазер нуры, компьютер белән генә көйләнүче асфальт салу комплексы операторлары Айрат Нәҗмиев, Сәйдәш Сибгатуллин, ярдәмчеләре Илгизәр Әлмәнов тә чын эш осталары. Юл эшчеләре Наил Фәйзуллин, Ранис Гыйбадуллин, Илдар Туктагулов, Искәндәр Дәүләтшин, Раил Хәйруллинның да бер минут тик торырга вакытлары юк. Заводтан асфальт ташучы бер машинага 26 тонна яңа пешкән асфальт үлчәп салына. Аның кайнарлыгы 150 градустан ким булмаска тиеш. Югыйсә, автоматика асфальт салу, тигезләп-тыгызлау конвейерын туктата. Бер машина асфальтны комплекс 6 метр киңлектә, 5-8 сантиметр калынлыкта 30-32 метрга үзе тигезләп, вибропрессы белән тыгызлап, 5-6 минутта җәеп куя. Заманча катоклау агрегатлары машинистлары Ленар Хисамов, Юрий Комиссаров, мини-төягеч машинисты Мурад Мусаев һәм башкалар кулында лом-көрәк бик сирәк бүген, район юл төзүчеләренең техника белән коралланышы дөнья стандартларына якынлаша. Алар хәзер асфальтны да аэросеберке белән себереп, мобиль юл тузаны суырткычы белән генә чистарта, баганага чокырны да механик борау казый...

Бу эш сезонында яңа асфальт юл Тәүгелде авылы эченә дә кереп җитте. Районда 20 апрельдән 25 километр асфальт юллар төзелде, капиталь ремонтланды һәм эш дәвам итә.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined