Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апаста авыл хуҗалыгы өлкәсенең кече эшмәкәрлеген үстерү мәсьәләләре буенча утырыш узды

Районыбызда шәхси хуҗалыкларында үз эшләрен ачып җибәреп эшләүчеләребез бихисап. Мөгезле эре терлек үрчетүчеләр, умартачылык белән шөгыльләнүчеләр, яшелчә, чәчәк үстерүчеләр районыбыз горурлыгы булып торала. Ләкин, нинди генә эшкә алынсаң да, хәл ителәсе мәсьәләләр, уртага салып сөйләшәсе сүзләр килеп чыгып тора. Шушы максаттан чыгып район хакимияте бинасының утырышлар залында өченче чакырылыш Апас...

Районыбызда шәхси хуҗалыкларында үз эшләрен ачып җибәреп эшләүчеләребез бихисап. Мөгезле эре терлек үрчетүчеләр, умартачылык белән шөгыльләнүчеләр, яшелчә, чәчәк үстерүчеләр районыбыз горурлыгы булып торала. Ләкин, нинди генә эшкә алынсаң да, хәл ителәсе мәсьәләләр, уртага салып сөйләшәсе сүзләр килеп чыгып тора. Шушы максаттан чыгып район хакимияте бинасының утырышлар залында өченче чакырылыш Апас муниципаль район Советының чираттан тыш утырышы узды. Көн тәртибендә төп мәсьәлә булып, Апас муниципаль районы территориясендә авыл хуҗалыгы өлкәсенең кече эшмәкәрлеген үстерү каралды.

- 2016нчы елны яхшы гына күрсәткечләр белән төгәлли алдык. Авыл хуҗалыгы предприятеләреннән 1586500 мең сумлык, шәхси хуҗалыклардан 427 миллион 700 мең сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылып, барлык сатылган продукция күләме 2 миллиард 14 миллион сумлык булды. Бөртеклеләрнең гектарыннан 28,3 центнер уңыш җыеп алынды. Шартлы берәмлеккә күчереп исәпләгәндә һәр гектардан 30,4 центнер уңыш җыеп алып республикада өченче урын алып торабыз. Бер шартлы терлеккә 32,7 центнер азык берәмлеге хәзерләнде. Гектарга 422 центнер шикәр чөгендере җитештереп, шикәр заводына 122 мең тонна шикәр чөгендере сатылды, бу узган елгыдан 32 мең тоннага күбрәк, - дип уңышлар белән таныштырудан башлады үзенең чыгышын район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин. Шулай ук районда эшләп килүче һәр хуҗалак, крестьян фермер хуҗалыкларының пай җирләренә түләү, хезмәт хаклары, җитештергән продукцияләре буенча анализ ясады. Терлекчелек һәм сөтчелек белән шөгыльләнүче Әҗем авылыннан бертуган Фаил һәм Фазыл Вилдановлар, Кече Бакырчыдан Марат һәм Азат Вәлиуллиннар, Чирмешән авылыннан Камил Садретдинов, Сатмыштан Фәрит Амануллин, яшелчәлек белән үз урынын тапкан Дәвештән Азат Әхмәдиев, Апастан Лилия Зәйнуллиналарның тырыш хезмәтен уңай яктан бәяләп үтте. 2017 елда эре һәм крестьян фермер хуҗалыкларына льготалы кредитлар программасы барлыгын, аны дөрес файдалану юллары белән таныштырды. Чирмешән авыл җирлеге өч авылны: Чирмешән, Аюкөйдергән, Багыш авылларын берләштерә. Әлеге җирлек терлек асраучы хуҗалыкларны күплеге белән дан тота. Авыл җирлеге башлыгы Айрат Зиннәтуллин сүзләренә караганда, җирлектә 711 мөгезле эре терлек, шул исәптән 253 савым сыеры, 669 сарык, кәҗә, 39 ат, 4851 кош-корт, 398 баш умарта исәпләнә.

- 2016 елда терлек асраучылар республикадан бирелүче субсидияне алдылар. Җиде хуҗалыкка савым аппаратының 40 проценты кире кайтарылды. Әле тагын өч хуҗалык субсидия алырга өметләнә, - диде чыгышын тәмамлап авыл җирлеге башлыгы Айрат Зиннәтуллин.

Кече Бакырчы авылыннан крестьян фермер хуҗалыгы хуҗабикәсе Гөлия Вәлиуллина да эшләре белән таныштырды.

- Тормыш иптәшем Азат белән энекәше Марат гаиләсе бик тырышып, дус-тату хезмәт итәбез. 35 гектар җиребез, тагылмалар, комбайныбыз, Маратның үзе казыган сенаж базы да бар. Ләкин безгә Чирмешән елгасы аша үтә торган күперне төзекләндерү өчен берәр программага кереп булмасмы икән, - дип ярдәм сорады Гөлия ханым. Әҗем авылыннан Фазыл Вилданов та ирешелгән уңышлары, дәүләт программаларында катнашып субсидияләргә ия булуы белән уртаклашты.

- Лизинг-грант программасында катнашып 500 мең сум грант оттым һәм лизингка "МТЗ-82" тракторы, "КУН-10", пресс-подборщик алдым. Гаилә фермасы төзү буенча конкурста катнашып, 1300000 сум субсидия алуга ирештем, 70кә 30 программасында катнашып 485000 сум субсидия алып азык уру техникасы булдырдым, - диде Фазыл Вилданов.

Район башлыгы Рәшид Заһидуллин әлеге тырыш авыл хезмәтчәннәренә киләчәктә дә уңышлар теләде. Чирмешән аша күпер эшендә дә ярдәм итәчәген белдерде. Шулай ук һәр җитәкчегә җирлекләрдә крестьян фермер хуҗалыкларын арттырырга, пай җирләренә түләүне, эш хакларын арттыруны да, кече эшмәкәрлекне үстерү программалары буенча ярдәм итәргә дигән бурыч куйды.

Гүзәл Хилавиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев