Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апаста бала тудыру бүлеге ачылырмы?

«Көчле Татарстан! Бердәм Россия!» партия командасы дүшәмбе көнне Апас районы халкы белән очрашты. Очрашуда Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидат Ирек Зиннуров һәм Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, район Советы депутатлары, партиянең җирле бүлек җитәкчеләре катнашты. Апаслылар, партия командасы белән берлектә, районга кагылышлы иң мөһим мәсьәләләр турында фикер алышты. Аерым алганда, Апас...

«Көчле Татарстан! Бердәм Россия!» партия командасы дүшәмбе көнне Апас районы халкы белән очрашты. Очрашуда Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидат Ирек Зиннуров һәм Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, район Советы депутатлары, партиянең җирле бүлек җитәкчеләре катнашты.


Апаслылар, партия командасы белән берлектә, районга кагылышлы иң мөһим мәсьәләләр турында фикер алышты. Аерым алганда, Апас район үзәк хастаханәсендә бала тудыру бүлеген яңадан булдыру турында сүз барды. Хәзерге вакытта хастаханәдә акушер-гинекология бүлеге эшли. Йөкле ханымнарны Буа районына илтәләр. Узган елда районда 200дән артык бәби дөньяга аваз салган. Апас халкы партия вәкилләреннән районда бала тудыру бүлеген булдыруда ярдәм сорады. «Хастаханәдә күп эш эшләнде. Бала тудыру бүлеге ачу өчен база бар. Уйларга, фикерләргә, хәл итәргә кирәк», - дип ассызыклады Илдар Гыйльметдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев