Апаста балаларны йөртүче автобуслар яңа уку елына хәзерләнәләр
Автобуслар белән бәйле аянычлы хәлләр булып тора, бер гаепсез кешеләрнең гомерләре өзелә. 1сентябрьгә балаларны йөртүче автобуслар нинди хәзерлектә икән? Апаста укучыларны мәктәпкә 15 автобус йөртте, алар һәр көн саен 12 маршрутта укучыларны мәктәпкә илтеп, алып кайттылар. Бүген автобуслар "ял итә". Тәҗрибәле шоферлар аларны киләсе уку елына хәзерлиләр. Мәктәп автобуслары өчен...
Автобуслар белән бәйле аянычлы хәлләр булып тора, бер гаепсез кешеләрнең гомерләре өзелә. 1сентябрьгә балаларны йөртүче автобуслар нинди хәзерлектә икән?
Апаста укучыларны мәктәпкә 15 автобус йөртте, алар һәр көн саен 12 маршрутта укучыларны мәктәпкә илтеп, алып кайттылар. Бүген автобуслар "ял итә". Тәҗрибәле шоферлар аларны киләсе уку елына хәзерлиләр.
Мәктәп автобуслары өчен җаваплы белгеч Ленар Садыйков республика программасы буенча тагын ике яңа автобус кайтуын да әйтте.
- Безнең шоферларның барысы да үз эшләренең осталары. Бик тә җаваплы хезмәттә алар. Балаларның иминлеген кайгырту барыбызның да бурычы. Уку дәверендә һәр иртәдә автобусларның төзеклеген механик күзәтеп чыга, шоферлар медиңцина күзәтүе узгач кына рейска китәләр, - ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев