Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апаста балыкчылар чемпионаты булып узды

Александр Муштаков, 28 яшь , Табар Черкене: -Апас өстендәге Карьер күлендә 15 кило ярымлы чуртанны боз өстенә дустым Борис Комиссаров белән аран сөйрәп чыгардык. Авылдашларым Юрий Кузьмин, Сергей Тихонов белән Кама Тамагына Иделгә дә еш йөрим, төрле конкурс-ярышларда катнашабыз. Буада, Тәтештә дә үтә андый кышкы ярышлар. Апаста да оештылуын соңрак...

Александр Муштаков, 28 яшь , Табар Черкене:

-Апас өстендәге Карьер күлендә 15 кило ярымлы чуртанны боз өстенә дустым Борис Комиссаров белән аран сөйрәп чыгардык. Авылдашларым Юрий Кузьмин, Сергей Тихонов белән Кама Тамагына Иделгә дә еш йөрим, төрле конкурс-ярышларда катнашабыз. Буада, Тәтештә дә үтә андый кышкы ярышлар. Апаста да оештылуын соңрак ишеттек, алданрак белгән булсак, һичшиксез катнашачак идем.

Илфат Җамалиев, 53 яшь, Дәвеш авылы:

-Мин җәйге балыкчы, Зөягә төшсәм балыксыз кайтканым юк. Берсендә шулай ярты көндә 3 кармакка бер капчык балык тотып кайттым. Кышын да балыкка йөрүчеләрне бик аңлыйм-бу тамак өчен түгел, күңелне, җанны ял иттерүче бер "авыру" инде...

Ринат һәм Рәкыйп Шакировлар, Фаяз Абделвәлиев, пенсионерлар, Апас:

-Кышкы балыкка йөрүнең тәме генә ни тора! Апастан Иделгә барып кайту 600 сумга төшә. Аның балыкчы кирәк-яраклары чыгымнары да бар бит әле, яхшы кышкы бер экипировка бәясе 25 мең сум тирәсе...

Әнвәр Насыйбуллин, 35 яшь, Апас:

-Кышкы балыкка күңел хакы өчен ял итәргә йөрим. Кайчакта буш кул белән кайтсам да үкенечле түгел, кышкы боз өстендә һавасы гына ни тора! Сәламәтлеккә бик файдалы, эштә атна буе җыелган нерв киеренкелеген дә бетерә балык тоту мизгелләре.

Наил Абдрахманов, 47 яшь, Болынбалыкчы авылы һәвәскәр балыкчысы:

-Беренче зур балыгымны 4 яшемдә Зөядә тоттым. Шуннан бирле балык белән "җенләнәм". Үзем балык ашарга бик яратмыйм. Чит районнарда үткән чемпионатларда катнашканым булмаса да, дусларны тупладым да, тәвәкәлләп, үзебездә дә шуны оештырырга алындым. Төп иганәчеләр үзем, абыйлы-энеле Раил һәм Булат Кашаповлар, Илсур Хәлимов, Рөстәм Нәҗмиев. Приз фондына үзара 100 әр сум акча җыйдык. Иртәнге сигездә башланган ярышны сәгать 12 дә төгәлләп, тотылган балыкны үлчәдек. Раил Кашапов 1,2 килограмм, үзем 270 грамм, Рөстәм Нәҗмиев 157 грамм балык тотты. Беренче урын яулаучыга приз итеп җәйге бик шәп спиннинг, икенче урынга балыкчы әрҗәсе, өченче урын алучыга җыелмалы урындык бирелде.

Апас балыкчылары өчен җәен дә шундыйрак чемпионат үткәрү фарыз. Теләктәшләрем бик күп. Спиннинг, кармак белән белән җәен ярдан балык тоту ярышы май аенда Зөядә яки берәр күлдә үткәреләчәк. Бу турыда "Йолдыз" һәм "Апас хәбәрләре" телеканалында бер атна алдан белдерү чыгарачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев