Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апаста барлык балалар учреждениеләре районда җитештерелгән ит һәм сөт продукциясе белән тәэмин ителәчәкләр

Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ранис Әхмәтшин белдерүенчә, район башлыгы Карары нигезендә, хәзер балаларга районда үстерелгән, җитештерелгән, экологик яктан чиста булган ит һәм сөт ашатылырга тиеш. - 1 февральдән райондагы барлык балалар учреждениеләре үзебездә җитештерелгән ит һәм сөт продукциясе белән тәэмин ителәчәкләр. Районда терлек чалу өчен барлык таләпләргә җавап биргән махсус...

Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ранис Әхмәтшин белдерүенчә, район башлыгы Карары нигезендә, хәзер балаларга районда үстерелгән, җитештерелгән, экологик яктан чиста булган ит һәм сөт ашатылырга тиеш.

- 1 февральдән райондагы барлык балалар учреждениеләре үзебездә җитештерелгән ит һәм сөт продукциясе белән тәэмин ителәчәкләр. Районда терлек чалу өчен барлык таләпләргә җавап биргән махсус урын ачылды. Биредә суелган терлек ветеринарлар тарафыннан тикшерелә, кләймә сугыла. Һәр айның 15е һәм 30ы көнне яңа суелган терлек ите, күпме заказ бирүенә карап бакчаларга таратыла. Шулай ук балалар учреждениеләре һәр көн саен яңа сауган сөт алачаклар. Бу очракта да терлек җентекле тикшерү узачак һәм алга таба да тикшерелеп торачак. Шулай ук балалар үзебездә җитештерелгән сыйфатлы икмәк, макарон, кондитер әйберләр ашарга тиеш. Балаларыбызның ничек, нәрсә белән туклануы күз алдында булачак, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев