Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апаста Бөек Җиңү бәйрәменә тагын бер һәйкәл сафка басачак

Район башлыгы Рәшид Заһидуллин инициативасы белән обелиск каршында Әфганстан һәм Чечняда хәрби бурычларын үтәп кайткан, чит җирләрдә ятып калган райондашлар истәлегенә һәйкәл төзеләчәк. - Әлеге һәйкәл кирпечтән, тирә-юне брусчаткадан ясалачак. Мәрмәр ташта батыр егетләрнең исемлеге, ике яклап хәрби хезмәттә үлеп калган райондаш егетләрнең исемнәре куелачак. Тирә ягына туя куаклары утырту,...

Район башлыгы Рәшид Заһидуллин инициативасы белән обелиск каршында Әфганстан һәм Чечняда хәрби бурычларын үтәп кайткан, чит җирләрдә ятып калган райондашлар истәлегенә һәйкәл төзеләчәк.

- Әлеге һәйкәл кирпечтән, тирә-юне брусчаткадан ясалачак. Мәрмәр ташта батыр егетләрнең исемлеге, ике яклап хәрби хезмәттә үлеп калган райондаш егетләрнең исемнәре куелачак. Тирә ягына туя куаклары утырту, уртага ике зур таш урнаштыру планлаштырыла, - диде районның төзелеш һәм инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе Илдар Исламшин. Яңа обелскны Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә ачу планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев