Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апаста берәү ришвәт тәкъдим иткән

Районара эчке эшләр бүлегенең икътисади җинаятьләргә һәм коррупциягә каршы көрәш төркеме оператив хезмәткәре Рөстәм Сәлахетдинов әйтүенчә, районда полиция хезмәткәрләренә ришвәт тәкъдим итү, вазифалы затларның коррупция юлына басу очраклары әледән-әле кабатланып тора. Тик без капчыкта озак ятмый, фаш ителүчеләр саны да арта бара. Апаста 1 атна элек ришвәт тәкъдим итүче фаш...

Районара эчке эшләр бүлегенең икътисади җинаятьләргә һәм коррупциягә каршы көрәш төркеме оператив хезмәткәре Рөстәм Сәлахетдинов әйтүенчә, районда полиция хезмәткәрләренә ришвәт тәкъдим итү, вазифалы затларның коррупция юлына басу очраклары әледән-әле кабатланып тора. Тик без капчыкта озак ятмый, фаш ителүчеләр саны да арта бара.

Апаста 1 атна элек ришвәт тәкъдим итүче фаш ителде. Ульяновск-Казан федераль трассасында үзен бик "текә" дип санаучы район кешесе автоинспекторларга эшне зурга җибәрмәүләрен сорап 20 мең сум ришвәт "төртергә" маташа. Юл-патруль хезмәте автоинспекторы бу хакта Апас эчке эшләр бүлегенә хәбәр итә. Оператив эш планы буенча ул кеше урында тоткарланды. Хәзер прокуратура белән берлектә эшне тикшерү бара.

- Тормышта мондый очраклар белән очрашсагыз район эчке эшләр бүлегенә (21-5-75), прокуратурага (22-0-08) яки үземә туры 8-9196-226038 телефоны аша мөрәҗәгать итүегезне сорыйм, - ди Рөстәм Сәлахетдинов. Район Советы, прокуратура, эчке эшләр бүлекләрендәге "Ышаныч тартмаларына" коррупциягә кагылышлы хәбәрләрне аноним рәвештә дә калдырырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев