Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апаста беренче паспортны хәзер шулай бирәләр

2 ел элек, 2013 елның август аенда район үзәге һәм авылларда 14 яше тулган яшүсмерләр, аларның әти-әниләренә район башкарма комитетына чакыру килеп төшкәч күпләр аптырап, кайберәүләр хәтта шүрләп тә калгандыр, мөгаен... бактың исә, аларны шулай зурлап беренче паспорт бирү тантанасына чакыралар икән-гомергә истә калырлык вакыйга бит бу! Шуннан традициягә кереп...

2 ел элек, 2013 елның август аенда район үзәге һәм авылларда 14 яше тулган яшүсмерләр, аларның әти-әниләренә район башкарма комитетына чакыру килеп төшкәч күпләр аптырап, кайберәүләр хәтта шүрләп тә калгандыр, мөгаен... бактың исә, аларны шулай зурлап беренче паспорт бирү тантанасына чакыралар икән-гомергә истә калырлык вакыйга бит бу!

Шуннан традициягә кереп калды-һәр айның соңгы чәршәмбесендә зур утырышлар залы 14 яше тулган яшүсмерләр, аларның әти-әниләре, дуслары-туганнары карамагына бирелә хәзер.

30 июльдә бу залда 14 яше тулган чираттагы 15 яшүсмергә беренче паспорт тапшырылды. Район паспорт-виза хезмәте җитәкчесе Айрат Сафиуллин, район мәдәният бүлеге җитәкчесе, районда кеше хокукларын яклау вәкаләтле вәкиле Луиза Сафина аларга бу төп, беренче документ белән бергә район башкарма комитетының яшьләр эше һәм спорт бүлеге әзерләгән бүләкләр дә өләштеләр. Тантанага балалары белән бергә чакыру алган әти-әниләр, дәү әти-әниләр тормыш юлына аяк басучы ул-кызлары, оныкларына чәчәкләр һәм истәлекле гаилә бүләкләре бирде.

Район "Туган якны өйрәнү" музее җитәкчесе Рәмис Ногманов һәм аның хезмәттәшләре бу чарага һәр айга махсус сценарий төзиләр, район мәдәният йорты үзешчәннәре кабатланмас чыгышлары белән бу вакыйгага яңа төсмерләр өстиләр. Тарихи видеофильм да бик тирән эчтәлекле, Ватанга, Апасыбызга мәхәббәт уята торган итеп төшерелгән һәм ул даими яңартыла, яңа вакыйгалар белән баетыла.

Айрат Сафиуллин сүзләренчә, шундый онытылмас, тантаналы шартларда узган елда районның 235, быел 102 яшүсмергә тәүге паспорт тапшырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Вручение паспортов