Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апаста “Бизнес-Десант” исемле тренинг-семинар булды

-Ел ахырына районда 411 шәхси эшмәкәр, кече һәм уртакул эшмәкәрлек белән мәшгүль оешма-предприятие, җитештеү мини-цехлары, халыкка хезмәт күрсәтү нокталары теркәлгән. Алар барлыгы 1500 апаслыны эш белән тәэмин итә. Район гомуми җитештергән эчке продукция (ВВП) күләмендә шәхси эшмәкәрләр, кече һәм урта бизнес өлеше 25 процентка якын. Татарстан Икътисад министрлыгының 5 эксперт-белгече...

-Ел ахырына районда 411 шәхси эшмәкәр, кече һәм уртакул эшмәкәрлек белән мәшгүль оешма-предприятие, җитештеү мини-цехлары, халыкка хезмәт күрсәтү нокталары теркәлгән. Алар барлыгы 1500 апаслыны эш белән тәэмин итә. Район гомуми җитештергән эчке продукция (ВВП) күләмендә шәхси эшмәкәрләр, кече һәм урта бизнес өлеше 25 процентка якын.

Татарстан Икътисад министрлыгының 5 эксперт-белгече катнашында 23 ноябрьдә район Советының зур утырышлар залында үткән "Бизнес-Десант" исемле тренинг-семинарда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Шамил Гаффаров әнә шулай дип белдерде. Районда үз эшен ачкан эшмәкәрләр өчен махсус оештырылган бу очрашып киңәшүдә авыл җирлекләре башлыклары да катнашты.

-Россиякүләм танылган эшмәкәр, дөньякүләм "ФОРБС" журналы исемлегендә торучы Рөстәм Тариконың Татарстанның Минзәлә шәһәрчегендә туып-үскәнлеген апаслылар беләме икән,-дип башлады үз чыгыш-лекциясен министрлык вәкиле Дмитрий Долгов.

Артем Туровец, Әнвәр Айнетдинов, Юрий Бурыкин, министрлык каршындагы Татарстан эшмәкәрлекне үстерү Фонды баш белгече Азат Исмәгыйлев үз чыгышларын бик җанлы һәм аңлаешлы итеп алып бардылар. Район эшмәкәрләрен борчыган проблемаларга тулы аңлатмалар бирделәр. Кемдер "Лизинг-Грант", отышлы шартларда дәүләт ярдәме белән кредитлар, техника, җиһазлар алу, банкротлык процедурасын башлап җибәрү, кемдер үзе җитештергәнне Татарстан, Россия кулланучылар базарына чыгаруда ярдәм сорады. Экспертлар бер генә сорауны да җавапсыз калдырмадылар.

-Безгә эшләү өчен уңайлы шартлар булдырган район хакимиятенә зур рәхмәт,-диде соңыннан министрлык "Бизнес-Десанты" җитәкчесе Дмитрий Долгов.

-Үз эшен булдырырга, киңәйтергә теләүчеләр арасында Казан вәкилләренең координатлары, эш телефоннары белән кызыксынучылар 22-4-00 телефоны буенча минем белән элемтәгә керсен,-ди Шамил Гаффаров.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев