Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апаста быел көнбагыш яңа технология белән чәчелде

    -Быел районда 710 гектарда көнбагышны маен сыгып алу өчен аерым технология буенча үстердек. Мисалга "Агроактив" хуҗалыгы нәтиҗәләрен алыйк,-ди район авыл хуҗалыгы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин. -Болынбалыкчы һәм Кормаш кырларында яңа технология белән көнбагыш быел биредә 500 гектарда чәчелде. Басуларны көзеннән яхшылап әзерләү, ашлау, җәен үсемлекләрне агрохимик саклау чараларына...

    -Быел районда 710 гектарда көнбагышны маен сыгып алу өчен аерым технология буенча үстердек. Мисалга "Агроактив" хуҗалыгы нәтиҗәләрен алыйк,-ди район авыл хуҗалыгы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин.

    -Болынбалыкчы һәм Кормаш кырларында яңа технология белән көнбагыш быел биредә 500 гектарда чәчелде. Басуларны көзеннән яхшылап әзерләү, ашлау, җәен үсемлекләрне агрохимик саклау чараларына игътибарлы булдылар. Нәтиҗә көткәннән дә яхшырак-1 гектар уңышы 22 центнер. Тәрбия яхшы булгач, басулар тигез өлгерде. Гомуми җыелган бөртек күләме 1150 тонна. Күрше бер районда көнбагышка 1200 гектар мәйдан биреп, шуның 1 гектарыннан нибары өчәр центнер гына уңыш җыеп алулары мәгълүм. Димәк, безнекеләр аларны 9 тапкырга уздырган. Җыеп алынган Сыйфатлы көнбагышны заводлар 20-22 миллион сумга сатып алырга әзер. 1 килограммынын сатып алу бәясе бүген уртача 25 сум йөри. Сатучы шартлары буенча "Агроактив" аның заводтагы калдык шротына да хокуклы, ә бу терлекләр рационын баету өчен бик яхшы өстәмә азык.

    -Без бөтенесен үз көчебез белән башкарып чыктык,-ди "Агроактив" хуҗалыгы директорының беренче урынбасары Фәргать Сибгатуллин. -Завод белән аерым килешү төзесәң файдасы күп түгел. Чәчүлеге дә, чәчкече дә үзебезнеке. Агрономыбыз Назыйм Кәбиров махсус әдәбиятны күп укыды, башкалар тәҗрибәсен кулланды. Көнбагышны чәчкәнче кырның туфрак составын бик яхшылап тикшерергә кирәк. Алдагы елны басуда көчле гербицидлар кулланылган булса, аның калдыгы үсемлек тишелеп чыгу белән тамырын яндыра. Чәчүлеге бик кыйммәт, арадашчыларда бер килограммы 35-55 сум тора. Таҗ формалашып, орлыгы тулышкач, аны тигез өлгертү өчен һавадан махсус сыекча сиптереп чыгасы бар, бу чыгымнарны да үзебез күтәрдек.

    Реклама

    Көнбагышның вегетация, ягъни, өлгереш чоры 150 көн чамасы һәм ул туфракны бик ярлыландыра. Шуңа да бу басуларны көздән тирәнәйтеп сукалалау, язын анда сидерат-яшел килеш ваклатып туфракка кертү, җирне ял иттерү өчен горчица чәчү бик отышлы. Көзен шул басуга уҗым чәчәргә уйлыйбыз.

    Бүген хуҗалык ындыр табагында ике сменада көнбагыш орлыгын чистарту, аны Казан май чыгарту заводына төяп җибәрү бара. Машинист-операторлар бертуганнар Фәрит белән Илгизәр Җәләлиевлар, Ранис Каюмов?, төяүче Рамил Садриев, көшелләрдәге бөртекне эшкәртүче Алсу Кабаргова, Илсөяр Җәләлиева, Рәфидә Борһанова, Илсөяр Хәйретдинова һәм башкалар үз вазифаларын җиренә җиткереп башкара. Завод шартлары буенча аның чисталыгы да, әчелеге дә (кислотность) 3 проценттан югары булмаска тиеш. Шундые гына сыек май ясауга яраклы, бу күрсәткечләр югарырак булса, бөртекне техник сай ясауга гына куллану мөмкин. Андый чималны завод сатып алу бәясе икеләтә юнь.

    Быел май өчен көнбагышны 200 гектарда"Табар" хуҗалыгы да үстереп карады. Бер гектардан якынча 20 шәр центнер уңыш җыеп алдылар. Май заводына 350 тоннага якын орлык озаттылар.

    -Киләсе язда башка хуҗалыклар, агрофирма басуларында да көнбагыш күпләп чәчеләчәк. Чөнки яңача эшләүче җитештерүчегә ул зур табыш китерергә сәләтле, терлекләр рационына да шәп өстәмә, -диләр район җитәкче-белгечләре.

    Ришат Җамалиев.

     

     

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: